Сез әзерме? Без башлыйбыз! кире кайтырга

Вы готовы? Тогда мы начинаем!

Фән олимпиадаларына һәм БДИга әзерләүче «Олимп» мәктәбе үзенең яңа сезонын башлый! Быел сменалар саны да, остаханәләр, очрашулар да, кызыклы дәресләр дә күбрәк булачак. Сез әзерме? Алайса без башлыйбыз!

Барлык мәктәп укучыларын 28-нче сентябрь көнне «Quiz» интеллектуаль уены форматында узачак беренче очрашуга чакырабыз! «Quiz» – командалы уен. Сездән нибары гариза калдыру һәм 6 кешелек команда җыю гына сорала. Уен сораулар белән тулы тематик блоклардан тора. Ул күпмедер күләмдә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенына да охшаган. Биредә дә төгәл 1 минут эчендә җавап кайтарырга кирәк. Икенче якта караганда, «Quiz»-ның башка үзенчәлекләре дә бар. Барлык серләрне дә ачып бетермибез – узегез килеп күрегез!

Уен булачак катнашучылар белән якыннанрак танышу, тәҗрибә һәм хис-кичерешләр белән уртаклашу максатыннан үткәрелә. Шулай ук «Quiz» тулысынча безнең концептны ачып бирә: биредә логик фикер йөртә белергә кирәк, югары эрудиция сорала, тиз арада карар кабул итәргә өйрәтә.

«Олимп» Мәктәбендә анкета  тутырган олимпиадниклар катнаша ала. Гариза калдырыргамы, юкмы дип баш ватасыз икән, уенга килегез! Барысы да турында да мәгълүмат ала алырсыз, танышырсыз, дуслашырбыз!