ARTS BILER FORUM-2020 тәмамланды! кире кайтырга

ARTS BILER FORUM-2020 завершился!

4-7-нче июль көннәрендә Алексеевск районындагы Биләр җирлегендә IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының иң иҗади сменасы – ARTS BILER FORUM узды.

ARTS BILER FORUM беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан 2018-нче елда оештырылган иде. Ул өч юнәлешне үз эченә ала: музыка, бию һәм театр. ARTS BILER FORUM катнашучыларга иҗат лабораторияләре кысаларында уникаль белем һәм экспертлардан киңәшләр алу; үзләрен белем бирү һәм мәдәни программаларда күрсәтү; башка катнашучылар һәм экспертлар белән профессиональ мәдәни элемтәләр булдыру; төрле юнәлешләр һәм жанр үзенчәлекләре, яңа тенденцияләр белән танышу; киләчәк үсешкә этәргеч алу өчен мөмкинлекләр мохите булдыру ниятеннән оештырыла.

Форумның төп максаты – сәләтле балаларның, яшьләрнең, остазларның музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын ачыклау, ачу һәм гамәлгә ашыру платформасын булдыру. Форумда аерым башкаручылар һәм иҗади коллективлар катнаша. Катнашучыларның яше – 12 яшьтән алып 22 яшькә кадәр. Быел форумга 87 коллектив һәм 270 индивидуаль гариза килде, гариза бирүчеләрнең гомуми саны – 1300.

Форум 3 этапта үткәрелде:

1 этап – гаризалар кабул итү.

2 этап – читтән торып сайлап алу этабы. Катнашучылар тапшырылган гариза, портфолио нигезендә эксперт комиссиясе тарафыннан сайлап алынды.

3 этап – төп этап. Форумда катнашу. Төп этапка сайлап алуны узган 1250 катнашучы һәм аларның җитәкчеләре чакырылды.

Форумга эксперт һәм спикер буларак Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә һәм халыкара аренада танылган шәхесләр дә килде. Чакырулы кунаклар, казыйлар һәм спикерлар арасында түбәндәге шәхесләр бар иде.

Музыка юнәлеше жюри әгъзалары һәм спикерлары:

- Данил Буранов (Мәскәү шәһәре) – җырчы, артист. ГИТИСны тәмамлаган. Григорий Лепсның продюсерлык үзәге артисты. «Голос-6» проекты ярымфиналисты, «Новая волна-2019», «Главная сцена» халыкара конкурслары финалисты. Buranov Vocal Academy проектының гамәлгә куючысы һәм педагогы.

- Яна Козловская (Мәскәү шәһәре) – җырчы. Black Star һәм MALFA музыкаль лейбллары артистларының продюсеры. Мәскәү шәһәренең мәдәният Департаменты белән берлектә фестиваль һәм концертлар stage менеджеры.

- Эльмира Кәлимуллина (Мәскәү шәһәре) – җырчы, актриса. Татарстан Республикасының атказанган артисты. FIFA 2018 илчесе. «Голос» проекты финалисты.

Бию юнәлеше жюри әгъзалары һәм спикерлары:

- Александр Тронов (Мәскәү) – хореограф, сәхнәгә куючы, режисcёр, биюче, актер. «Jack's Garret» командасы әгъзасы. «Танцы на ТНТ» (1-нче сезон) проекты катнашучысы һәм хореографы. «Вернувшиеся» иммерсив спектакле актеры, «Черт, солдат и скрипка» спектакле актеры һәм хореографы, «RedBull. Изнанка» спектакле авторларының берсе, хореографы һәм актеры.

- Александра Рудик (Мәскәү) – биюче, педагог, хореограф, бию сәнгате магистры. «Со-единение» күрмәүче һәм ишетмәүчеләргә ярдәм күрсәтү фонды белән Милләтләр театры оештырган театраль проектта хореограф. «Цех-1» һәм «Цех-2» балалар бию компанияләренең кураторы, педагогы һәм хореографы. «Инклюзион» (Мәскәү) иҗади проектлар үзәгенең Инклюзив театр мәктәбе хореографы. «Классик бию мәктәбе» көллиятенең заманча бию бүлеге педагогы. «Дети танцуют» фестиваленең сәнгать җитәкчесе.

- Айгөл Кыямова – Татарстан Республикасының атказанган артисты, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы. Халыкара һәм Рәсәйкүләм конкурслар лауреаты.

- Нурбәк Батулла – биюче, хореограф. «Алтын битлек» илкүләм театр премиясе иясе.

- Марсель Нуриев – биюче. «Әлиф», «Не та весна», «Только тишине есть место», «Бал.Бесы», «Холстомер» спектакльләренең хореограф-куючысы. «Алтын битлек» илкүләм театраль премия номинанты. А.Я.Ваганова исемендәге рус балеты Академисенең заманча бию формалары композициясе фәнни-тикшеренү лабораториясендә магистрлык курсында белем алган. «Без слов» бию театры һәм «Немая рыба» бию компаниясе җитәкчесе. «9» физик театры артисты. Брюссель (2016), Израиль (2017-2018), Барселонада (2019) узган халыкара фестивальләр, DASS festival (Афина, 2018), Edivaldo Ernesto белән интенсив катнашучысы.

Театр юнәлеше жюри әгъзалары һәм спикерлары:

- Артём Пискунов – кино һәм театр артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма hәм комедия театры артисты, алып баручы. Муса Җәлил, Дамир Сираҗиев исемендәге һәм «Тантана» премияләре лауреаты.

- Резедә Сәләхова – театр, кино һәм дубляж актрисасы, алып баручы-конферансье. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы артисты. «Хозур-ТВ» телеканалы алып баручысы. Казан театр училищесында сәхнә теле укытучысы. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты.

- Илгиз Зәйниев – драматург,актер, «Әкият» татар дәүләт курчак театры режиссеры, Татарсстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

- Луиза Янсуар – шагыйрә, тәрҗемәче, журналист, филология фәннәре кандидаты. «Күзен ача умырзая», «Мин күкләргә кайтам», «Болан кызы», «Без җан өргән учак» китаплары авторы. «Карурман» пьесасы авторларының берсе. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия, Белла Әхмәдуллина исемендәге «Bella» рус-итальян премиясе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Шәриф Камал музей-йорты директоры.

Форумның эксперт комиссиясе Форумда катнашучылар арасыннан лауреатларны билгеләде. Барлык катнашучылар да Халыкара «Сәләт» яшьләр белем бирү форумы катнашучысы дипломнары белән бүләкләнде.

2020-нче ел ARTS BILER FORUM кысаларында тагын бер проект тормышка ашырылды: Флүс Латыйфи исемендәге IX «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсының беренче күчмә мәктәбе дә шушы форум кысаларында узды. Әлеге проект быел Президент грантына ия булды, аның финалын күчмә мәктәп рәвешендә оештыру мөмкинлеге барлыкка килде. «Сәләткә нур булган йолдызлар» биш номинациядә узды: шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, балалар әдәбияты һәм публицистика. Конкурста 11-22 яшьлек каләм тибрәтүчеләр катнашты. Аларга Татарстан Язучылар союзы әгъзалары, танылган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар бәя бирде. Төп этапка узган 80 катнашучы 3 көн дәвамында әдәбият теориясе буенча интенсивта, иҗади остаханәләрдә катнашты, берничә яңа әсәр язып карады. ARTS BILER FORUM-ның ябылу тантанасы вакытында финалистлар һәм җиңүчеләр бүләкләнде.

Форум барлык тиешле куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып оештырылды. Татарстан Республикасына коронавирус инфекциясе (СОVID-19) керүенә һәм аның таралуына юл куймас өчен, ТР Министрлар Кабинетының санитария-эпидемиягә каршы тору комиссиясенең 13.03.2020 кабул ителгән №19 һәм 16.03.2020 кабул ителгән № 22 карарлары, шулай ук Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсен күзәтү буенча Федераль хезмәтнең 25.05.2020 кабул ителгән «COVID-19 таралу куркынычы булган шартларда балалар ялын һәм аларны сәламәтләндерү эшен оештыру буенча тәкъдимнәр»е, шулай ук ТР Министрлар Кабинетының IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумын үткәрү турында 27.06.2020 кабул ителгән №1213-р боерыгы нигезендә, быел форум территориясендә кунаклар кабул итү катгый тыела.