ARTS BILER FORUM - сәнгать дип яшәүчеләр өчен! ← кире кайтырга
Каршы алыгыз - Венера Галимова. Хореограф-куючы, югары категорияле педагог, «Площадь свободы» фестиваленә нигез салучыларның берсе, «INDIGO kids» җитәкчесе, «Ел укытучысы» һәм «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурслары лауреаты. Инде өченче ел рәттән ARTS BILER FORUM-да бию юнәлеше җитәкчесе.
Венера белән быелгы ARTS BILER FORUM яңалыклары һәм үзенчәлекләре турында сөйләштек.
- Венера, синең өчен ARTS BILER FORUM нәрсә ул?
- ARTS BILER FORUM ул - мөмкинлекләр мәйданчыгы. Көч туплау урыны: анда искиткеч зур иҗат энергиясе, бердәмлек. ARTS BILER FORUM - ел саен әйләнеп кайтасы килә торган җир!
- Үз юнәлешең - «Бию» турында тулырак сөйлә әле!
- Һәр елны экспертлар составын яңартырга тырышабыз, аларның исемнәрен соңрак хәбәр итәчәкбез. Ләкин алар барысы да - үз эшләренең осталары, театрда, ТВ проектларда, эксперименталь мәйданчыкларда зур эш тәҗрибәсе булган кешеләр. Уку-укыту программасында биюнең 10нан артык юнәлеше тәкъдим ителәчәк, аларны республиканың әйдәп баручы хореографлары һәм яшь башкаручылары алып барачак. Һәркем күңеленә ошаган остаханә табачак!
- Быел форумда нинди яңалык булачак?
- Быел катнашучылар өчен шактый сюрприз әзерлибез! Иҗади лабораторияләр булачак. Иҗади лаборатория - Рәсәйнең әйдәп баручы хореографлары белән эшләү һәм реаль вакыт режимында яңа постановка тудыруда катнашу мөмкинлеге ул. Барлыгы 3 постановка эшләнәчәк. Бу барыбыз өчен дә яңа тәҗрибә! Шуңа күрә форум башлануын дулкынланып көтәбез!
- Синеңчә, кем бу форумда һичшиксез катнашырга тиеш?
- Форум сәнгать дип яшәүчеләр, белемгә ачкыч эзләүчеләр, яңа тәҗрибәгә ачык булганнар һәм үзләрен күрсәтүдән курыкмаучылар өчен!