«ARTS BILER FORUM – иҗат дип яшәүчеләр өчен зур һәм шәп бүләк ул!» кире кайтырга

«ARTS BILER FORUM – это большой классный подарок для всех, кто живет творчеством!»

Татар театры һәм кино артисты, 2013-нче елдан бирле Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, педагог, һәвәскәрләр театры режиссеры, 96-нчы гимназиянең «Манзара» театр студиясе педагогы, «ШАЯН ТВ» телеканалының дубляж буенча актеры Гүзәл Галиуллина менә инде өченче ел рәттән ARTS BILER FORUM-да театр юнәлешен җитәкли.

Гүзәл белән быелгы ARTS BILER FORUM – яңалыклар, үзгәрешләр һәм традицияләр турында сөйләшеп алдык.

– Гүзәл, синең өчен ARTS BILER FORUM нәрсә ул?

– Минемчә, ARTS BILER FORUM – сәнгать дип яшәүчеләр өчен Сәләттән зур һәм шәм бүләк ул! Кыска гына вакыт эчендә син иҗади яктан үсәр өчен бик күп файдалы мәгълүмат, киңәшләр аласың, һәм бәлки, тәнкыйть тә ишетәсең, тик ул файдалы һәм кирәкле тәнкыйть. ARTS BILER FORUM ул конкурс һәм остаханәләр генә түгел, монда экспертлар белән турыдан-туры аралашып, алар белән үз иҗатың турында сөйләшеп була.

– Үз юнәлешең турында сөйлә әле!

– Мин театр юнәлешен җитәклим. Монда 12-22 яшьлек егетләр һәм кызлар «Нәфис сүз» һәм «Театраль драматик сәнгать» номинацияләрендә үзләрен күрсәтә, иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз башкаручы исемнәренә лаек була ала. Быелгы форумның зур бер яңалыгы бар: иҗади лабораторияләр эшләячәк, кайбер жюри әгъзалары сайлап алынган катнашучылар белән бергәләп өр-яңа театраль «продукт» иҗат итеп караячак. Нәтиҗәсе гала-концертта күрсәтеләчәк. Жюри әгъзаларын һәм спикерларның исемнәрен әлегә әйтми торам, ләкин алар барысы да театр дөньясында авторитетка ия шәхесләр, аларның катнашучылар белән уртаклашыр тәҗрибәсе бар. Узган еллардагы форумнардан яратып калган спикерлар да, яңалары да булачак.

– Ничек уйлыйсың, бу форумда кемгә һичшиксез катнашырга кирәк?

– Үз вакытында, 15 яшьлек чагымда, бик кыюсыз һәм оялчан башым белән, үзем теләп беренче тапкыр Сәләткә барган идем. Һәм ул минем дөньямны үзгәртте! Комфорт зонасыннан чыгу булды ул. Үз-үзең турында бар җиһанга яңгырату булды. Монда син хаталана да аласың – аның өчен берәү дә сүз әйтмәячәк. Бу бик мөһим. Монда сиңа терәк була беләләр. Барысы да үз-үзеңә ышанудан башлана. Миңа Сәләттә балалар белән була торган үзгәрешләрне күзәтү бик ошый.