«ARTS BILER FORUM - җәйнең иң масштаблы һәм иҗади вакыйгасы!» кире кайтырга

«ARTS BILER FORUM - одно из самых масштабных и творческих событий лета!»

ARTS BILER FORUM-ның музыка юнәлеше җитәкчесе белән таныштыра башлыйбыз.

Музыка юнәлеше җитәкчесе - «The Cheeklaweek» музыкаль проекты авторы һәм җитәкчесе, Рәсәйкүләм һәм халыкара вокал конкурслары һәм фестивальләре лауреаты, «Yummy music» бәйсез музыкаль лейблы артисты Зәринә Вилданова.

Зәринәгә ARTS BILER FORUM турында берничә сорау бирдек.

- Зәринә, синең өчен ARTS BILER FORUM нәрсә ул?

- ARTS BILER FORUM - минем өчен җәйнең иң масштаблы һәм иҗади вакыйгаларының берсе ул! Һәм менә инде өченче ел рәттән! Бу сәләтле музыкантлар, биючеләр, театраллар, үз эшләренең осталары һәм һәвәскәрләр бер мәйданда очрашып, тәҗрибә уртаклаша торган урын. Барыбыз бергә бер иҗади казанда кайныйбыз.

- Үзең җитәкләгән музыка юнәлеше турында сөйлә әле!

- Тиздән спикерлар һәм жюри әгъзалары турында хәбәр итәчәкбез. Алар республиканың музыкаль мәдәниятен тәкъдим итүче иң яхшы белгечләр һәм федераль дәрәҗәдәге экспертлар булачак. «Новая волна», «Голос» проектлары катнашучылары, MALFA лейблы вәкиле, вокал һәм үз-үзеңне үстерү буенча коучлар, Таврида кураторлары булыр дип планлаштырып торабыз.

- Быел форумда нинди яңалык булачак?

- Быелның яңалыгы - иҗади лабораторияләр! Минем TatCultLab иҗади лабораториясен күргәнем булды, анда яңа треклар туды, яңа йолдызлар ачылды.TatCultLab кураторларын безнең форумга да чакырсаң, әйбәт булыр иде, дип уйлаган идем. Форумда яңа пространство булачак - анда зур булмаган студия һәм репетиция ясау базасы урнашыр, дип ниятлибез.

- Синеңчә, кем бу форумга һичшиксез барырга тиеш?

- Җырлый белә торган 12-22 яшьлекләргә һичшиксез катнашырга кирәк дип уйлыйм! Нигезләмә буенча, музыка юнәлешендә катнашу өчен татар телендә җыр башкарырга кирәк. Һәм бу күпләрне куркыта. Минемчә, бер җыр ятлау әллә ни катлаулы түгел. Шушындый дәрәҗәдәге форумга эләгү өчен аны гына эшләргә була! Акцент белән җырласаң да була, иң мөһиме - ноталарны туры китерү. Калган барысына да без форумда өйрәтәчәкбез. Бушлай! Өстәвенә, дипломнар да бирәчәкбез әле!