ARTS BILER FORUM: музыка юнәлеше жюри әгъзалары кире кайтырга

ARTS BILER FORUM: члены жюри музыкального направления

ARTS BILER FORUM-ның жюри әгъзалары белән таныштыра башлыйбыз. Бүген – музыка юнәлеше буенча бәя бирүчеләр.

Зөлфия Авзалова – артист, «Җырчы Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды» президенты.

Зәринә Вилданова – җырчы, педагог. ГИТИСны тәмамлаган. «The CheekLaWeek» этно-проекты авторы һәм җитәкчесе. «Jager music awards» музыкаль премиясе финалисты. ARTS BILER FORUM-ның музыка юнәлеше җитәкчесе.

Эльмир Низамов – композитор, педагог. Муса Җәлил, Дамир Сираҗиев исемендәге республика премияләре лауреаты. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы доценты. Рәсәй Композиторлар берлеге әгъзасы.

Римма Ибраһимова – Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Знак Почета» Ордены кавалеры. И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучысы.

Айгөл Хәйри – җырчы, Татарстанның атказанган артисты. Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә вокал сәнгате кафедрасы мөгаллиме, «Моң» татар җыры мәктәбе җитәкчесе.