ARTS BILER FORUM: музыка юнәлеше кире кайтырга

ARTS BILER FORUM: музыкальное направление

27-нче июнь - 2-нче июльдә Биләрдә узачак ARTS BILER FORUM-ның бер юнәлеше – музыка.

Музыка юнәлешендә катнашучылар яшь буенча өч категориягә бүленә:

- 1 төркем: 12-15 яшь;

- 2 төркем: 16-19 яшь;

- 3 төркем: 20-22 яшь.

Музыка юнәлеше үз эченə түбəндəге номинациялəрне ала:

- «Эстрада-джаз вокалы» (соло, кече форма – дуэт һəм трио, ансамбль);

- «Татар халык җыры стилизациясе» (соло, кече форма – дуэт һəм трио, ансамбль);

- «Халык вокалы» (соло, кече форма – дуэт һəм трио, ансамбль);

- «Академик вокал» (соло, кече форма – дуэт һəм трио, ансамбль);

- «Автор җыры»;

- «Вокаль-инструменталь ансамбль» (соло, кече форма – дуэт һəм трио, ансамбль).

Форумда 12-22 яшьлекләр катнаша. Аерым башкаручы буларак та, коллектив белән дә катнашырга була. Башкаручы яки коллектив бары тик бер номинациядə генə катнаша ала.

Әзерләнгән чыгыш озынлыгы 4 минуттан артык булырга тиеш түгел. Башкаручы яки коллектив юнəлештə – 2 чыгыштан, номинациядə 1 чыгыштан артык күрсəтергə тиеш түгел.

Барлык əсəрлəр дə татар телендə башкарыла.

Бəялəү критерийлары:

- музыкальлек, артистизм, музыкаль əсəрнең сəнгать трактовкасы;

- интонация чисталыгы һəм яңгырау сыйфаты;

- тембр матурлылыгы һəм тавыш көче;

- концерт номерның тамашасы;

- сəхнə культурасы;

- репертуар катлаулылыгы һəм аранжировка;

- ансамбль башкаруының техник мөмкинлеклəре;

- репертуарның башкаручының мөмкинлеклəренə туры килүе;

- башкаручы осталыгы.

Быелгы форумның төп яңалыгы – иҗади лабораторияләр. Музыка юнәлеше буенча да иҗади лабораторияләр булачак. Иҗади лабораториялəрдə катнашучылар конкурс программасы нəтиҗəлəре буенча экспертлар тарафыннан сайланып алыначак. Катнашучылар арасында индивидуаль башкаручылар, коллективлар һəм коллективлардан сайланып алынган берничə катнашучы була ала (бу экспертлар төркеме карамагында). Һəр лаборатория үзенең иҗади эшен форумның гала-концертында күрсəтəчəк.

Форум дирекциясенең контактлары:

тел.: +7 9276705671 (эш вакыты: 9.00-20.00).

email: artsbilerforum@selet.biz.