ARTS BILER FORUM: бию юнәлеше спикерлары кире кайтырга

ARTS BILER FORUM: спикеры танцевального направления

ARTS BILER FORUM-ның бию юнәлеше спикерлары белән таныштырабыз.

Аида Шәйхетдинова – биюче, хореограф-куючы, югары категорияле педагог. Халыкара һәм Рәсәйкүләм конкурсларда лауреат һәм Гран-при иясе булган «Станция Счастливая» бию коллективы җитәкчесе. «FINA - 2015» ачылу тантанасында «Пилигримм» шоу солисткасы. Халыкара DASS 2017(Испания,Барселона), DASS 2019 (Испания,Памплона), DASS 2020 (Германия,Берлин) проектлары катнашучысы.

Айгөл Кыямова – Татарстан Республикасының атказанган артисты, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы. Халыкара һәм Рәсәйкүләм конкурслар лауреаты.

Алинә Хәйруллина – биюче, хореограф. Popping, Waacking, Hip-hop стильләрендә чыгыш ясый. Казан шәһәрендә Popping стиле буенча беренче «Fixators Battle» бию фестивален оештыручы. «House Pro» бию йорты укытучысы (Казан).

Вера Никитина – педагог, хореограф-сәхнәгә куючы. «Пантера» камера балеты артисты.

Илдар Алекбаев – биюче, хореограф-куючы, «НЕ ТАНЦЫ» пластик импровизация курсы җитәкчесе, «Площадь свободы» заманча хореография фестиваленә нигез салучыларның берсе, эксперименталь бию буенча «Ключи», «Вход» фестивальләре финалисты һәм җиңүчесе.

Инна Олейник һәм Марина Белашова – «Без слов» бию театры, «Немая рыба» проекты, «Метаморфозы» спектаклендә «9» физик театры артисткалары. «Sanskar» (Һиндстан), «В12» (Германия), «DASS» (Израиль), «DAR», «ЦЕХ» (Мәскәү), «Лето ДЛЯ СВОИХ» (Кырым), «Площадь свободы» (Казан) халыкара танцеваль фестивальләр катнашучылары.

Камила Алекбаева – яшь педагог. House Dance, Waacking юнәлешләрендә чыгыш ясый. All Europe waacking festival (Мәскәү), Smack’n’wack (Мәскәү), Waacking Sharing (Санкт-Петербург), Double V fest (Казан), Waackcination (Самара) фестивальләре катнашучысы.

Ксения Чичирова – биюче, хореограф. Contemporary, hip-hop, Jazz Funk стильләрендә чыгыш ясый. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. «VIRTUS CREW» командасы вәкиле, КФУның «Шоколад» бию коллективы хореограф-сәхнәгә куючысы, «ВХОД» эксперименталь бию фестивален оештыручы.

Максим Максимов – бал биюләре буенча спорт мастерына кандидат, ике тапкыр Рәсәй чемпионы, педагог, «Real Dance» коллективы җитәкчесе һәм хореограф-куючысы.

Нурбәк Батулла – биюче, хореограф. «Алтын битлек» илкүләм театр премиясе иясе.

Регина Хәлиуллина – биюче, хореограф. «KINGSTEP CREW» командасы әгъзасы, «Wake Up» бию студиясе (Казан) тренеры, «KingStep» бию студиясе (Казан) педагогы. «KINGSTEP CREW» (Мәскәү) командасы составында Project 818 проектының «Best Hip-Hop Show» номинациясендә, «Volga Chemp» чемпионатында җиңүче.

Регина Шәйхетдинова – биюче, перформер, артист, укытучы. Бию чаралары оештыручы. Рәсәйдә һәм Европада оештырыла торган баллар катнашучысы һәм җиңүчесе: Africa vogue ball (Paris), Old way christmas vogue ball after (Spb), Old way to hip-hop beat semifinal moveandprove (Spb).

Саида Минубаева – Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты, педагог-хореограф. Мәхмүд Эсамбаев исемендәге Халыкара сольный бию фестиваль-конкурсы (Грозный, Чечня) лауреаты.

Эдуард Хәбибуллин – Олимпия Уеннарында Breaking дисциплинасында 3-нче категорияле спорт хөкемдары, Татарстан Республикасының брейк-данс федерациясе әгъзасы, «ШЭД» эксперименталь дуэты әгъзасы һәм нигез салучыларының берсе, «Немая рыба» иҗади проекты әгъзасы. «Ключи», «Вход» эксперименталь бию фестивальләре катнашучысы һәм җиңүчесе.