ARTS BILER FORUM: музыка юнәлеше спикерлары ← кире кайтырга
Яна Козловская - Мәскәү шәһәре. Җырчы. Black Star һәм MALFA музыкаль лейбллары артистларының продюсеры. Мәскәү шәһәренең мәдәният Департаменты белән берлектә фестиваль һәм концертлар stage менеджеры.
Эльмира Кәлимуллина - Мәскәү шәһәре. Җырчы, актриса. Татарстан Республикасының атказанган артисты. FIFA 2018 илчесе. «Голос» проекты финалисты.
Гөлфия Мотыйгуллина - Музыкант. «Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең сәнгать җитәкчесе. «Безнең Татарстан» республика яшьләр форумында «Мәдәният һәм сәнгать территориясе» мәйданчыгы җитәкчесе һәм эксперты. «Таврида» Арт-кластеры резиденты.
Айгөл Хәйри – җырчы, Татарстанның атказанган артисты. Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә вокал сәнгате кафедрасы мөгаллиме, «Моң» татар җыры мәктәбе җитәкчесе.
Диана Ломоносова - «SPACE VCL» вокал мәктәбен гамәлгә куючы һәм укытучысы. Лариса Долинаның укучысы. Тавышны ачу буенча «Катлаулыны – гади сүзләр белән» дигән уникаль методика авторы.
Булат Габидуллин (БаблГам) - Музыкант. Татарстан Республикасында диджеингны үстерү буенча Dj Market Tv креатив мохитенә нигез салучы. Рәсәйкүләм Skills Scratch Dj Battle баттлында «Техник диджеинг» номинациясендә призер.
Лилия Әхмәтҗанова - ГИТИСны тәмамлаган. Казан Яшь тамашачылар театры режиссеры. «Анна Каренина» дип аталган иммерсив шоу актрисасы. «District 7» креатив агентлыгы сценаристы һәм режиссеры.
Лилия Хәйруллина - Җырчы. «Татар җыры» эстрада фестивале лауреаты, «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе иясе.
«Alpar» этно-төркеме - Казан шәһәре. Мультиинструменталистлар. «Таба» яшьләр мәдәни конкурсы җиңүчеләре. Коллектив татар-төрек этно-музыка уен коралларында уйный, аларны төзекләндерә һәм үзләре дә ясый.