ARTS BILER FORUM башланып китте! кире кайтырга

ARTS BILER FORUM стартовал!

4-нче июльдә IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы – ARTS BILER FORUM башланып китте!

ARTS BILER FORUM инде өченче тапкыр уздырыла. Беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан 2018-нче елда оештырылган иде.

Форум өч юнәлешне үз эченә ала: музыка, бию һәм театр. ARTS BILER FORUM катнашучыларга уникаль белем һәм экспертлардан киңәшләр алу; үзләрен белем бирү һәм мәдәни программаларда күрсәтү; башка катнашучылар һәм экспертлар белән профессиональ мәдәни элемтәләр булдыру; төрле юнәлешләр һәм жанр үзенчәлекләре, яңа тенденцияләр белән танышу; киләчәк үсешкә этәргеч алу өчен мөмкинлекләр мохите булдыру ниятеннән оештырыла.

ARTS BILER FORUM-ның беренче көнендә катнашучыларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та сәламләде. «ARTS BILER FORUM сменасының мәгънәсе – безнең зур марафонны – Сәләтле Җәй марафонын башлап җибәрү. Һәм сез аны башлап җибәрәсез. Бүгеннән башлап, кемдер беренче тапкыр, кемдер уникенче тапкыр Сәләттә. Без барыбыз да бер мохиттә, бер дулкында. Шуңа күрә мин сезгә елмаерга, күбрәк аралашырга, дуслашырга киңәш итәм.

Мин сезне, беренчедән, кайчандыр үзем дә беренче тапкыр шушы Биләр җирлегендә фестивальдә катнашкан кеше буларак сәламлим. 1997-нче ел иде ул. Ул вакытта бер сменалык фестиваль һәм 200 катнашучы гына иде. Кичләрен барыбыз да бер зур палаткага җыела идек. Тагын өч зур «армейский» чатыр бар иде, анда 25-30 кеше җыелып йоклыйбыз. Ул үзенә күрә бер романтика иде! Еллар үткәч уйлаштык та, ул романтиканы башка нәрсәләрдә – мәсәлән, үз-үзеңне камилләштерүдә, иҗатта табарга була бит, дидек. Бу ысуллар алар күпкә көчлерәк, әйбәтрәк. Алар менә дигән! Шул ук вакытта мин сезне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы исеменнән дә сәламлим», – дип мөрәҗәгать итте ул ARTS BILER FORUM катнашучыларына.

IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумы 6 смена форматында уза. 2020-нче елгы Форумда барлыгы 15 мең катнашучы көтелә (9 мең катнашучы – оффлайн, 6 мең – онлайн. Быел Selet Live онлайн студиясе ярдәмендә Форумда дистанцион рәвештә катнашу мөмкинлеге тудырылды).

 

Сәләт Форумы барлык тиешле куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып оештырыла. ТР Министрлар Кабинетының IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумын үткәрү турында 27.06.2020 кабул ителгән №1213-р боерыгы нигезендә һәм Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсен күзәтү буенча Федераль хезмәтнең 25.05.2020 кабул ителгән «COVID-19 таралу куркынычы булган шартларда балалар ялын һәм аларны сәламәтләндерү эшен оештыру буенча тәкъдимнәр»ен исәпкә алып уздырыла.