ARTS BILER FORUM: бию юнәлеше жюри әгъзалары кире кайтырга

 ARTS BILER FORUM: жюри танцевального направления

Таныш булыгыз: ARTS BILER FORUM-ның бию юнәлешендә жюри әгъзалары.

Александра Рудик – биюче, педагог, хореограф, бию сәнгате магистры. «Со-единение» күрмәүче һәм ишетмәүчеләргә ярдәм күрсәтү фонды белән Милләтләр театры оештырган театраль проектта хореограф. «Цех-1» һәм «Цех-2» балалар бию компанияләренең кураторы, педагогы һәм хореографы. «Инклюзион» (Мәскәү) иҗади проектлар үзәгенең Инклюзив театр мәктәбе хореографы. «Классик бию мәктәбе» көллиятенең заманча бию бүлеге педагогы. «Дети танцуют» фестиваленең сәнгать җитәкчесе.

Аня Дельцова – хореограф, педагог, биюче-импровизатор. «Jack's Garret» урам һәм эксперименталь бию төрләре командасы катнашучысы. «Ключи» эксперименталь бию фестивален оештыручы. «Танцы на ТНТ» проекты хореографы.

Әлфия Кавеева – Казан дәүләт мәдәният институтының халык биюе кафедрасы доценты. Халыкара һәм Рәсәйкүләм конкурслар лауреаты.

Марсель Нуриев– биюче. «Әлиф», «Не та весна», «Только тишине есть место», «Бал.Бесы», «Холстомер» спектакльләренең хореограф-куючысы. «Алтын битлек» илкүләм театраль премия номинанты. А.Я.Ваганова исемендәге рус балеты Академисенең заманча бию формалары композициясе фәнни-тикшеренү лабораториясендә магистрлык курсында белем алган. «Без слов» бию театры һәм «Немая рыба» бию компаниясе җитәкчесе. «9» физик театры артисты. Брюссель (2016), Израиль (2017-2018), Барселонада (2019) узган халыкара фестивальләр, DASS festival (Афина, 2018), Edivaldo Ernesto белән интенсив катнашучысы.

Мария Нуриева – «Без слов» бию театры һәм «Немая рыба» бию компаниясе җитәкчесе. «9» физик театры артисты. Брюссель (2016), Израиль (2017-2018), Барселонада (2019) узган халыкара фестивальләр, DASS festival (Афина, 2018) катнашучысы.