ARTS BILER FORUM: театр юнәлеше кире кайтырга

ARTS BILER FORUM: театральное направление

27-нче июнь - 2-нче июльдә Биләрдә узачак ARTS BILER FORUM-ның бер юнәлеше – театр.

Түбəндəге яшь категориялəрендə уза:

- 1 төркем: 12-14 яшь;

- 2 төркем: 15-18 яшь;

- 3 төркем: 19-22 яшь.

Үз эченə түбəндəге номинациялəрне ала:

«Нəфис сүз» (соло, иҗади коллектив).

Катнашучылар ирекле формада 1 əсəр тəкъдим итəлəр: чəчмə əсəр, поэзия, əдəби-музыкаль композиция. Номер озынлыгы 5 минуттан артык булырга тиеш түгел. Əдəби-музыкаль композиция өчен – 8 минуттан артык түгел.

Барлык əсəрлəр дə татар телендə башкарыла.

Бəялəү критерийлары:

- əсəр темасын ачуда тулылык һəм тəэсирлелек;

- артистизм, сəнгать образын ачу, башкару дəрəҗəсе;

- дикция;

- башкару осталылыгы;

- оригинальлек, тəэсирлелек, индивидуальлек;

- башкарыла торган əсəрнең катлаулылыгы;

- композицион карар;

- репертуарның башкаручыларның яшь үзенчəлеклəренə туры килүе.

«Театр драма сəнгате» (соло һəм иҗади коллектив).

Тəкъдим итү формасы ирекле: моноспектакль, заманча һəм классик авторларның драматик өзеклəре, шул исəптəн дөнья драматургиясе авторлары, театрның кече формалары – скетч, пародия, оперетта. Һəрбер номерның озынлыгы 15 минуттан артык булырга тиеш түгел. Номинация кысаларында иң яхшы ир-ат, иң яхшы хатын-кыз, 2-нче план рольлəрен башкарганнар билгелəнə.

Барлык əсəрлəр дə татар телендə башкарыла.

Бəялəү критерийлары:

- əсəр темасын ачуда тулылык һəм тəэсирлелек;

- артистизм, сəнгать образын ачу, башкару дəрəҗəсе;

- дикция;

- башкару осталыгы;

- оригинальлек, тəэсирлелек, индивидуальлек;

- башкарыла торган əсəрнең катлаулылыгы;

- композиционн карар;

- репертуарның башкаручыларның яшь үзенчəлеклəренə туры килүе.

Быелгы форумның төп яңалыгы – иҗади лабораторияләр. Музыка юнәлеше буенча да иҗади лабораторияләр булачак. Иҗади лабораториялəрдə катнашучылар конкурс программасы нəтиҗəлəре буенча экспертлар тарафыннан сайланып алыначак. Катнашучылар арасында индивидуаль башкаручылар, коллективлар һəм коллективлардан сайланып алынган берничə катнашучы була ала (бу экспертлар төркеме карамагында). Һəр лаборатория үзенең иҗади эшен форумның гала-концертында күрсəтəчəк.

 

Форум дирекциясенең контактлары:

тел.: +7 9276705671 (эш вакыты: 9.00-20.00).

email: artsbilerforum@selet.biz.