Арзу Юсифова Туапседа уку-укыту сменасында катнашкан кире кайтырга

Арзу Юсифова прочувствовала «жизнь, как в кино»

23-нче август көнне, Краснодар өлкәсенең Туапсе районында урнашкан «Юбилейный» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә, Татарстан Республикасы Иҗади яшьләре академиясенең җәйге уку-укыту сменасы ахырына якынлашты. Биредә барлыгы 40 кеше катнашкан: Республикакүләм «Кадровый резерв» проекты финалистлары, Икътисад мәктәбе катнашучылары һәм әлбәттә, Сәләт берләшмәсе лидерлары да бар.

Быелгы сменаның темасы, Рәсәйдә 2016-нче кино елы булуы уңаеннан, «Кинодагы шикелле тормыш» дип атала иде. Катнашучылар төрле командаларга бүленеп, кичке чараларда күрсәтер өчен видеороликлар төшергәннәр.

Яшьләр белән «Кадровый резерв» тренерлары,  әлеге проектның башкарма директоры Андрей Петухов үзе эшләгән.

Программа кысаларында катнашучылар шәхси үсешкә ирешә алганнар, шулай ук төрле иҗтимагый әһәмияткә ия чараларны чынга ашыру эше дә алып барылган.

Мисалга, активистлар тынычлык һәм татулыкка өндәп «Олимпия дуслыгы» дип аталган чара үткәргәннәр. Биредә Архангельск, Якутия һәм Рәсәйнең башка төбәкләреннән җыелган 200 бала катнашкан.

Сменаның эшчәлеге инде төгәлләнде. Аның нәтиҗәләре буенча проектларның юл картасы төзелә. Бу проектлар яңа уку елында чынга ашырылачак.

«Смена миңа яңа дуслар, кирәкле белем, рәхәт ял, кояш һәм яңа проектлар өчен яңа идеяләр бирде. Биредә катнашу минем өчен «Кадровый резерв» проектының соңгы этабы»,  дип белдерде Арзу.