Миңнеханов һәм Донскойга сорау бир! кире кайтырга

Задай вопрос Минниханову и Донскому

Дуслар, игътибар, иң кызыклы сорауга бәйге игълан ителә! Сораулар 9-нчы июльгә кадәр рус һәм татар телләрендә (язмага комментарий рәвешендә) кабул ителә.

ТОП-5!

V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумында мөхтәрәм кунаклардан сорауларыгызга җавап табарсыз!

Сәләт форумы 9-14-нче июль аралыгында Биләр музей-тыюлыгында (ТР, Алексеевск районы) узачак.

Быелгы Форумның темасы «Күңел экологиясеннән – табигать экологиясенә».

Форумда дөньяның 25 иленнән 5000-нән артык катнашучы булуы көтелә! Алар арасында: 3500 кеше – Рәсәй Федерациясе төбәкләре һәм Татарстан Республикасы мәктәп укучылары – фән олимпиадалары, фәнни конференцияләр, бәйгеләр җиңүчеләре, 1000 – Татарстан Республикасының югары уку йортлары студентлары, 250 - якын һәм ерак чит илләрдән булган ватандашларыбыз, 200 – фән, мәдәният, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре, танылган иҗади шәхесләр, 100 – ММЧ вәкилләре.

Форум сәләтле балаларны, яшьләрне барьяклап үстерү һәм укыту, татар телен саклап калу һәм баету, Татарстанның тарихи һәйкәлләрен, мәдәниятен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.

Син дә алар арасында була аласың! Гаризалар биредә кабул ителә.