Без финиш сызыгында! кире кайтырга

На финишной прямой

Дуслар, Сезнең игътибарыгызга XIV Республикакүләм яшьләр шигъри-музыкаль «БикаФест» фестиваленең мөхтәрәм жюри составын тәкъдим итәбез:

- Римма Ибраһимова (жюри рәисе) – Татарстан АССР атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты; 

- Риф Гатауллин – композитор, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР композиторлар союзы әгъзасы; 

- Илназ Сафиуллин – җырчы, Р.Бикмуллин фестивале җиңүчесе;

- Булат Ибраһимов – ТРның язучылар союзы әгъзасы, «Йолдызлы билет 2015» халыкара премиясе лауреаты; 

- Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева – җырчы, Рөстәм Бикмуллин исемендәге фестиваль җиңүчесе;

- Рәмис Әймәт (шигырь блогының жюри рәисе) – шагыйрь, ТРның язучылар союзы рәисе урынбасары;

- Рөстәм Гайзуллин – Кәрим Тинчурин исемендәге театр актеры, «Болгар радиосы» алып баручысы; 

- Гөлсирин Абдуллина – Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты, «БикаФест 2013» фестивале җиңүчесе; 

- Линар Закиров – «Адымнар» тапшыруы алып баручысы һәм корреспонденты, «ТРның Ел студенты» бәйгесе җиңүчесе.

Иҗади портфолиолар буенча сайлап алу турына 260 катнашучы үтте. Инде иртәгә, 24-нче октябрь көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) алар арасыннан иң-иңнәре сайлап алыначак. Көн дәвамында катнашучылар өчен танылган шәхесләр остаханәләр дә үткәреләчәк: аранжировка ясаучы, саунд-продюсер Юрий Федоров, иҗади дуэт «Шикәрные», продюсер, музыкант Алмаз Сәмигуллин, режиссер Илшат Рәхимбай. Шулай ук Г.Камал исемендәге театр артистлары – Илдар Хәйруллин һәм Ләйсән Фәйзуллина белән иҗади очрашу да уздырылачак.

25-нче окятбрь көнне, 16:00, Казан (Идел буе) Федераль Университетында (Татарстан ур., 2) бүләкләү тантанасы белән зур гала-концерт уздырылачак! Көтәбез Сезне, дуслар!