Татар телендәге бушлай интерактив китаплар җыентыгы кире кайтырга

Доступная библиотека интерактивных книг на татарском языке

Кадерле дуслар! Күптән түгел генә «Сәмрух» иҗат берлегенең ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Мәрҗәни фонды һәм «Сәләт» фонды белән берлектә тормышка ашырган TatarKitApp дип аталучы өр-яңа проекты дөнья күрде. TatarKitApp татар телендәге бушлай интерактив китаплар җыентыгы. Әлеге җыентыкны сез www.tatarkitapp.ru сайтыннан үзегезнең санакларыгызга (компьютер) урнаштыра аласыз (windows һәм osx). Шулай ук айпадлар өчен версиясен appstoreдан да эзләп табарга мөмкин. «Алны-ялны күрмичә ике ел буена камилләштергән әлеге кушымтаны тормышка ашыруда ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтләребезне президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миннихановка, Мәгариф һәм Фән министрлыгына, материаллар белэн ярдәм иткәне өчен Мәрҗәни фондына, һәм, әлбәттә, «Сәләт»кә житкерәбез», ди «Сәмрух» иҗат берлегенең продюсеры Альберт Шакиров. Әлегә кушымтага Бөек ефәк юлы халыклары әкиятләре йөкләнгән, ләкин җыентык моның белән генә чикләнмичә яңадан-яңа интерактив китаплар белән сөендерәчәк. Алда зур планнар. Шуларның берсе – интерактив энциклопедия булдыру! Йөклибез, укыйбыз, дусларга таратабыз һәм көтәбез!