«Спорт Марафоны»нда баскетбол турниры кире кайтырга

Баскетбольный турнир в рамках спортивного марафона прошел сегодня в СК "Буревестник"

«Сәләт»нең 20 еллык юбилеен бәйрәм итү максатыннан, спорт уеннары марафонына старт бирелде. Ул октябрь һәм ноябрь айларына планлаштырылган: футбол, баскетбол, волейбол турнирлары күз уңында тотыла. Шулай ук  «Сәләт» яшьләре, ветераннары һәм гаиләләре катнашында спорт-эстафеста да үткәреләчәк.

«Спорт марафоны» проекты кысаларында 30 ноябрь, якшәмбе көнне «Буревестник» спорт комплексында барлык «Сәләт» яшьләре һәм ветераннары арасында баскетбол турниры үтте.

Чарага 12 команда җыелды. Аның унысы ир-егетләр булса, бары икесе генә хатын-кызларныкы иде. Уен бик кызу һәм киеренке узды. 

Нәтиҗәләр исә түбәндәгечә булды: 3 нче урынга «Төзүче» командасы лаек дип табылды. 2 урында «Dream team»командасы булса, беренчелекне «Мәхәббәт күбәләкләре» яулады.

«Спорт Марафоны» инде үз эшчәнлеген төгәлләп килә. Аның планы буенча 6 нчы декабрь көнне күңелле стартлар эстафетасы гына үткәрәсе калды. Әлеге турнирларны оештыручы Илфат абый Вәлиев уеннарның көтелгәннән дә әйбәтрәк узуын белдерде.

 Ә без үз чиратыбызда  барлык оештыручыларга, катнашучыларга һәм килгән кунакларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Яңалыклар артыннан сез selet.biz сайтында һәм иҗтимагый челтәрләрдә күзәтеп бара аласыз.