Быть спортивным – модно, приятно и выгодно! ← кире кайтырга

Форумга танылган спортчылар да киләчәк: алар арасында Рәсәйнең спорт мастерлары Ирек Зиннуров белән Юрий Панов та бар. Кунакларыбыз катнашучыларны иртәнге зарядка белән сөендерәчәк.
Җәегезне күңелле һәм кызыклы итеп безнең белән үткәрегез! Партнерыбыз - Санкт-Петербург шәһәренең өстәл уеннары кибете GaGa.Ru - Форумда катнашыр өчен махсус Татарстанга килде. Форумда сез үзегезне «Манчкин», «Каркассон» һәм «Эволюция» кебек уеннарда ачыш ясаучы яки галим ролендә тоя алачаксыз. Яки «Alias», «Dixit», «Активити» кебек уеннары белән вакытыгызны күңелле итеп үткәрерсез! Шулай ук Форумда зур «Башня» («Дженга») булачак, анда һәр теләгән кеше бушлай уйный алачак!https://new.vk.com/gagakazan
Спорт программасын чынг ашыруда ярдәм итүче тагын бер партнерыбыз - Рәсәй бренды Чукча. Ул да сезнең өчен күп-күп кызыклы чаралар әзерләп куйган!
Чукча - актив кешеләр өчен функциональ кием. Профессионаллар командасы көн саен киеп булучы классик һәм райдерларга озын толстовкалар тегә. Бренд тирә-якта ачык төсләр булдыру, уңайлы кием белән тәэмин итү, һәр детальне ачык итеп сурәтләү максатыннан булдырылган. Форумда шушындый 10 һәм Together Wear-дан уникаль 1 толстовка уйнатылачак.
Together Wear - кочаклашулар өчен каралган дөньяда беренче кием! Аларга кочаклашу өчен артта махсус кесәчекләр тегелгән, бер сүз белән әйткәндә, яраткан кешең белән парлап кияргә бер дигән толстовка! бердәмлек символы дип атасаң да була. Алар әлеге җитештерүдә юк, тик инде заказ ясап куярга була. ә иң бәхетлеләрнең берсе Форумда шушы толстовкаларны бүләккә алачак!
Иң актив спортчылар өчен бүләкләрне «Дистанция» батут үзәге дә әзерләп куйган.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - рәхәт, күңелле һәм җиңел! Форумда күрешкәнгә кадәр!