«BE FUTURE»

26-нчы апрельдан башлап 1-нче майга кадәр Биләрдә урнашкан «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге «Sanak-lab» белем-бирү лабораториясе катнашучылары өчен ишекләрен ачып җибәрәчәк.

   Сессия 13-17 яшьлек балалар өчен ИТ дөньясы белән танышу, белем-бирү лабораториясе укучылары өчен үткәрелә. Шулай итеп, программа үз эченә башлангыч һәм дәвам итүче дәрәҗәләрне күз алдында тота.

   Дәресләр С++ нигезләре ярдәмендә программалаштыру, олимпиадалы программалаштыру, сайтлар ясау, систем администрированиегә, схемотехникага, кулланма математикага юнәлтелгән булачак.

   Әлеге сессия кысаларында яңа катнашучылар «ИТ» юнәлешенең төрләре белән танышып, киләчәктә өйрәнеләчәк предметларны билгели алачаклар. Ә менә Лаборатория укучылары ел дәвамында башкарылган проектларын төгәллиячәкләр.

   Ләйсән Сабитова, проект җитәкчесе:

   - Мәгълүмати технологияләр – безнең киләчәк һәм без аңа ышанабыз! Сессиянең слоганы юкка гына «BE FUTURE» дип аталмый! Без балаларга җиңел форматта авыр мәгълүматны тәкъдим итәбез, «IT» юнәлешенә карата кызыксындыру уятабыз, үсеш өчен этәргеч бирәбез. Командабыз да бик шәп! (Елмая) Балаларны шактый күп бүләкләр көтә! Бөтен кеше өчен бер теләк: хылланыгыз, иьат итегез, беру рында тормагыз!

   Катнашу өчен гаризалар монда кабул ителә.