Бу җәйнең төп вакыйгасының өлеше бул! кире кайтырга

Стань частью главного события этого лета!

Форумның идеясе үстерү мохит булдыруга барып тоташа, ул үзендә интеллектуаль иҗат белән кызыксынучы, мәдәни һәм рухи яктан баерга теләүче яшьләрне берләштерә. Форум – татар һәм рус телләре мохите, уку-укыту һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә һәм идеяләр уртаклашу, шәхси һәм һөнәри сыйфатлар үсеше, актуаль җәмәгать фәнни-технологик трендлар белән танышу платформасы.

Беренче тапкыр Форум Биләрдә 1997-нче елда, Бөек Биләр шәһәрен рухи торгызуын башлап, интеллектуаль сәләтле балалар һәм яшьләр фестивале рәвешендә оештырылды. 2012-нче елда фестиваль Халыкара форум дәрәҗәсенә ия булды. 2017-нче елда ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча Форум 2 сменалык форматта уздырылды. Киләчәк җәйне Форум 6 смена кысаларында үтәчәк. Биредә, Татарстан Республикасының һәм Рәсәйнең регионнарының, якын һәм ерак чит илләрдән 15 мең сәләтле балалар һәм яшьләр катнашачак.