Рәсәйнең иң эффектлы технопаркының Бизнес-инкубаторы резиденты бул! кире кайтырга

Стань резидентом Бизнес-инкубатора одного из самых эффективных технопарков страны

Казан шәһәре ИТ-паркының бизнес-инкубаторы 12-13-нче сентябрь көннәрендә 19-нчы тапкыр проектлар сайлап алу бәйгесенә гаризалар кабул итә.

Биредә тормышның теләсә кайсы сферасыннан проект тәкъдим итәргә мөмкин. Бердәнбер шарт: ИТ нигезләмә булырга тиеш. Шулай да аерым бер игътибар медицина, туризм өлкәсенә караган  FinTech ИТ-проектларына биреләчәк. Һәрбер юнәлеш зур банклар, сәламәтлек саклау оешмалары һәм Татарстан Республикасының туризм үзәгенең дәрәҗәле экспертлары тарафыннан чынга ашырыла. Шулай ук сайлап алу вакытында ИТ-тармаклар һәм танылган венчур фондлары экспертлары  да биредә булачак. Алар биредә һәр проект авторына үзләренең киңәшләрен бирергә, туры юл күрсәтергә, иң перспективалы дип саналган проектларга базарга чыгу мөмкинлеге тудырырга әзер.

Бизнес-инкубаторның сайлап алу турын үтеп, резидент булгач, проект авторларына мәгълүмат:

- Уңайлы 3 эш урынлы, бизнес-инкубаторның openspace бүлегендә кирәкле инфраструктуралы бокс-офис;

- Бухгалтер һәм юрист консультациясе;

- Инвестиция сессияләрендә катнашу һәм әйдәп баручы эксперт, инвесторлардан консультация алу мөмкинлеге;

- ИТ-парк үткәргән уку-укыту программаларында бушка катнашу;

- Бизнес-инкубаторның тренерлары кураторлыгы, ә аларның исә 300-дән артык стартап белән эшләү тәҗрибәсе бар;

- Проектны киләчәктә дә икътисади базарга чыгарырга ярдәм итү;

- Инвесторлар һәм венчур фондларыннан партнерлар булган ябык нетворкинг чараларына керә алу мөмкинлеге;

- Инвесторлар җәлеп итүдә ярдәм күрсәтү (KazanStartupWeek  2014 – 1 млн $, 4 ел эчендә проектлар хисабына 550 млн сум җәлеп ителгән).

19-нчы тапкыр уздырылучы әлеге сайлап алуда катнашу – Рәсәйнең иң эффектлы технопаркының Бизнес-инкубаторы резиденты була алу, федераль икътисади базарның бизнес-уенчылар белән бер казанда кайнау, партнерлык мөнәсәбәтләре тудыру дигән сүз.  Катнашырга теләк белдереп гаризаңны kazanstartups.ru сайтында калдыра аласың.