«Сәләт» проектларының төп героена әйлән! ← кире кайтырга

Дуслар, исегезгә төшерәбез: «Сәләт» җәйге проектлары өчен директор һәм өлкән әйдаманнар булырга теләүчеләр! Гариза кабул итү кампаниясе дәвам итә.
Әгәр дә син җаваплы, лидер сыйфатларына ия икәнсең, яңа кызыклы смена өчен идеяләрен ташып торса, «Сәләт» мохите белән яхшы таныш булсаң, командада эшләргә теләсәң – рәхим ит – гариза тутыр. Урыннар саны чикләнгән!
Былтыргы директорлар сүзенә колак салсаң, җитәкчеләр мәктәбендә катнашу аларга зур тәҗрибә тупларга ярдәм иткән, яңа ачышларга илһамландырган һәм «Сәмрух» премиясендә катнашу мөмкинлеген биргән.
Ләйсән Сабитова, «Сәләт-Санак 2015» аланы директоры:
1. Девизың?
Бушка үткәрелгән вакытыңны искә алганда авыр булмасын өчен, тормышыңны бер дигән итеп үткәр.
2. «Сәләт»тә ничә ел инде син?
10 ел.
3. Алан директоры буларак, төп ачышың?
Балалар. Әйдаман, өлкән әйдаман, директор булсам да балаларның гаҗәпләндерүдән туктаганнары юк. Аларның елмаюы, хис-кичерешләре, сокланулары, дөньяга карашлары, белемгә тартылулары – минем өчен илһам ул!
4. «Сәмрух» премиясендә катнашырга җыенасыңмы? Юк икән, ни сәбәпле?
Катнашам.
5. «Сәмрух» премиясеннән ни көтәсең?
Яңа хис-кичерешләр һәм, әлбәттә инде, җиңү көтәм.
Алсу Галимова, «Сәләт-Кандракүл 2015» аланы директоры:
1. Девизың?
Һәрвакыт Айга омтыл. Тота алмасаң да, йолдызлар янында калырсың.
2. «Сәләт»тә ничә ел инде син?
Мин «Сәләт»тә беренче генә ел әле.
3. Алан директоры буларак, төп ачышың?
Биредә мин үзем өчен тагын бер кат инандым: җитәкче эше җаваплылык кына түгел, ә үзенә күрә бер сәнгать тә, аңа иҗади якын килергә кирәк.
4. «Сәмрух» премиясендә катнашырга җыенасыңмы? Юк икән, ни сәбәпле?
Кызганыч, катнашмыйм. Әлегә тәҗрибәм җитми дип саныйм.
5. «Сәмрух» премиясеннән ни көтәсең?
Әлеге премия җиңүчеләргә генә түгел, ә һәрбер катнашучы өчен үсеш этабы булып торсын!
Данил Шәймуллин, «Сәләт-Гайрәт 2015» директоры:
1. Девизың?
Дөньяны өйрәнгәндә – үзеңне дә өйрәнәсең.
2. «Сәләт»тә ничә ел инде син?
8 ел.
3. Алан директоры буларак, төп ачышың?
Директор булу күңелле, әлбәттә, тик бала булу әйбәтрәк.
4. «Сәмрух» премиясендә катнашырга җыенасыңмы? Юк икән, ни сәбәпле?
Катнашам.
5. «Сәмрух» премиясеннән ни көтәсең?
Әлеге чараны «Сәләт»нең «Оскар» премиясе буларак күзаллыйм. Күңелле шоу, кызыклы концерт, шәп бүләкләр һәм объектив хөкем көтәм.
Нариман Димөхәммәтов, «Сәләт-Тел» аланы директоры:
1. Девизың?
Нәрсә мөһим икәнен билгеләү мөһим.
2. «Сәләт»тә ничә ел инде син?
2009-нчы елдан бирле, 7 ел.
3. Алан директоры буларак, төп ачышың?
Сменага Әдип Әлмир килгәндә – директор ял итә. (Көлә)
4. «Сәмрух» премиясендә катнашырга җыенасыңмы? Юк икән, ни сәбәпле?
Планда бар.
5. «Сәмрух» премиясеннән ни көтәсең?
Яңа дәрәҗәгә чыгу дип кабул итәм мин моны. Сыйфатлы «Сәләт» чарасы көтәм!