«Түбәтәй» уенын башлыйбыз ← кире кайтырга
Мәктәпләрдә уку гөрли. Тормыш режимыңны күңелле һәм файдалы шөгыль белән баетасың киләме? «Түбәтәй» интеллектуаль-күңел ачу уенының катнашучысы була алу мөмкинлеген кулыңнан ычкындырма! Әлеге кызыклы уенның 3-нче сезонына гаризалар кабул итә башлыйбыз! Яңа сезоннан нәрсә көтәргә икәнен проектның кураторы Энҗе Сөләйманова сөйли.
- Энҗе, уенның үзенчәлеге нидә?
- Уен татар теленең сүз байлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
- Барлыгы ничә кеше катнашты?
- Былтыр без 2 сезон үткәрергә өлгердек инде, аларда 30 кеше катнашты. Шулай ук без татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада катнашучылар өчен 2 уен да уздырдык.
- Уеннар ничек үтәчәк? Турнир?
- Уеннар 2 атнага 1 тапкыр уздырыла. Катнашучылар үзләренә пар табып көч сынашачак. 4 уен нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнәчәк. Уен үзе 3 турдан тора, тик алар турында без катнашучыларга уенга килгәч сөйлиячәкбез. (Көлә) Бүләкләр дә булачак!
- Катнашучыларга теләкләрең?
- Татар телен белү дәрәҗәңне беләсең килсә – рәхим ит. Иң мөһиме – курыкмаска! Безнең белән син тагын да югарырак уңышларга ирешә алырсың! Яңа белемнәр, дуслар, күтәренке кәеф, тәмле чәй вәгъдә итәбез. (Көлә) Ашык! Беренче уен бик тиздән.
- Ул кайчан булачак?
- 1-нче ноябрь көнне, 18:00, Сәләт йортында (Островский ур., 23)
- Ничек катнашучы булырга?
- Үзеңә кулдаш табарга һәм гариза тутырырга кирәк.
- Рәхмәт! Уенда күрешербез!