«Фәнсар» мәктәбе конференциясенә гаризалар кабул ителә! ← кире кайтырга
М. И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең V Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясенә гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. 8-11-нче сыйныф укучыларын катнашырга чакырабыз.
Конференциянең төп максаты – мәктәп укучыларының фәнни потенциалын ачу һәм үстерү.
Конференциянең бурычлары:
- Сәләтле һәм тырыш укучыларны ачыклау;
- Фән һәм мәдәният өлкәсендә күзәтүләр белән кызыксындырып, укучыларның иҗади, белем алу һәм интеллектуаль инициативасын активлаштыру;
- Интеллектуаль иҗат эшчәнлеген популярлаштыру, фундаменталь фәннәргә кызыксыну уяту;
- Укуларны дисциплинаара күзәтүләргә этәрү; математика, информатика, лингвистика, медицина, икътисад, биология һәм археология фәннәре өлкәсендә биремнәр һәм мәсьәләләр чишәргә өйрәтү;
- Югары уку йортларының укытучыларын, фәнни-тикшеренү институтларының белгечләрен хезмәттәшлеккә чакыру;
- Уку процессының эффектлыгын арттыру өчен кулай булган күзәтү, тикшеренү өлкәсендә уку-укыту программаларын һәм методикаларын үстерү.
Эшләр шушы юнәлешләрдә кабул ителә:
Галәм, Җир шары һәм табигатькә караган фәннәр (физика, химия, биология, экология);
Кеше һәм җәмгыять турындагы фәннәр (икътисад, социология, психология, татар теле, тарих);
Тасвирлау, модельләштерү фәннәре һәм гамәли фәннәр (семиотика, математика, информатика).
Гаризалар selet.biz сайтында 31-нче мартка кадәр кабул ителә. Сайтта өске якта «Фәнсар» мәктәбе конференциясе» дигән төймә бар, шуңа бассагыз, гариза формасы ачылыр.
Конференция үзе 18-нче апрельдә узачак. Көтеп калабыз!