«Безнең фикер!» дебатлар лигасы үз эшчәнлеген дәвам итә ← кире кайтырга
26 нчы февраль көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) татар телендә узучы «Безнең фикер» дебатлар лигасының чираттагы турниры узды.
Бүгенге уенда 4 команда үзара көч сынашты: «Хокукчылар», «Хәзинә», «Сәләт-Кандракүл» һәм «Сәләт-Балтач». Катнашучылар «Хәрби хезмәт сафларында хатын-кызлар хезмәт итәргә тиешме?» дигән темага бәхәсләштеләр, фикер алыштылар.
Һәр катнашучы команда саф татар телендә үз фикерен яклап чыкты, дәлилләр китерде, төрле мисаллар һәм тормыш тәҗрибәсе аркылы үзенең фикер сөрешен яклап чыкты. Залда чын мәгънәсендә бәхәсләргә генә хас киеренке атмосфера туды, бу исә уенга тагын да җитдилек өстәде.
Уен беткәннән соң, Эмиль абый Шәйдуллин үзенең ярдәмчеләре белән нәтиҗәләр чыгарды һәм катнашучыларга ялгышларын аңлатты, уңай һәм дөрес моментларны искәртеп, билгеләп узды. «Бүгенге уен кызу, шаян һәм күңелле узды. Җиңүчеләрне билгелисе дә шактый авырга туры килде. Әлеге катлаулы, ләкин гадел уенда 3 нче урынны «Сәләт-Кандракүл», 2 нчене «Сәләт-Балтач» яулады. Ә 1 нче урынга «Хәзинә» командасы лаек дип табылды», - дип белдерде ул.
Җиңүчеләр файдасына тиешле баллар өстәлә. Мондый турнирлар һәр атнаның пәнҗешәмбесендә үткәрелә. Катнашучы командалар өчен махсус расписание төзелгән. Татар телен сөючеләр һәм дебатлар яратучылар өчен ишекләр һәрвакыт ачык – рәхим итегез!