«БикаФест» - талантлар биредә! кире кайтырга

«БикаФест» - таланты здесь!
22 - 24 ноябрь көннәрендә «Йолдызлы» базасы иҗат үзәгенә әверелде. Биредә җыр-моң һәм нәфис сүз сәнгате белән янып йөрүче яшьләр өчен «БикаФест» фестивале оештырылды. Быел «Сәләт» берләшмәсенең иң иҗади фестивале 23нче тапкыр үтте.

Беренче тапкыр «БикаФест» «Сәләт» берләшмәсенең якын дусты, фикердәше, автор-башкаручы Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан 2001нче елда уздырылды. Татар эстрадасы һәм шигъриятендә исемнәре яңгырый торган Асылъяр, Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Әсхәтова, Миләүшә Сафина, шагыйрьләр Гөлназ Гарипова, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гибадуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, Алинә Бикмуллина, Рифат Сәләхов һ.б. – иҗат юлларын «БикаФест»та җиңүләрдән башлаган шәхесләр. 

Фестиваль ел саен 12-25 яшьлек аерым чыгыш ясаучыларны һәм иҗади коллективны җыя. Алар биредә ике юнәлештә катнаша ала: 
1. Музыкаль юнәлеш: иң оста автор башкаручы; автор җырын иң оста башкаручы коллектив; иң оста коллектив-башкаручы; татар халык җырын иң оста башкаручы; татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы; эстрада җырын иң оста башкаручы;
2. Әдәби юнәлеш: үз әсәрен иң оста укучы; башка автор әсәрен иң оста укучы.

Бер ай эчендә фестивальнең оештыру комитеты Татарстанның төрле районнарыннан 200-дән артык гариза кабул итте. Аларны җибәргән катнашучыларның 120-се казыйлар каршында үзсәләтләрен күрсәтте. Катнашучылар географиясе киң: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Әлмәт, Саба, Яшел Үзән, Арча, Бөгелмә, Кукмара, Питрәч, Актаныш, Норлат, Мамадыш, Теләче, Лениногорск һәм башка Татарстан Республикасы районнары. 


Музыка юнәлешенедә катнашучыларга бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр җиңүчесе, 80 артык җырлар авторы, композитор, җырчы, Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм яшьләр җыр һәм -шигърият фестиваленең Гран-при иясе, Сәләт активисты, музыка юнәлеше буенча казыйлар шурасы рәисе – Ләйсан Арсентьева; җырчы, автор башкаручы, Сәлих Сәйдәшев исемдәге Зур концертлар залы солисты – Илгиз Мөхетдинов; җырчы, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр җиңүчесе –  Татьяна Ефремова; җырчы, Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Сәләтнең дусты – Илүсә Хуҗина;  музыка белгече, педагог, пианистка, «САФ» балалар беренче интернет-радиосы кысаларында уздырылган «САФ музыка» проектларының җитәкчесе, әйдаман –  Чулпан Яркәева бәя бирде.

Әдәби юнәлешнең казыйлары составына шагыйрь, журналист, тәрҗемәче,   Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы, «Тантана» премиясе лауреаты, BELLA Халыкара премиясе лауреаты, Сәләт активисты, әдәби юнәлеш буенча казыйлар шурасы рәисе  –  Йолдыз Миңнуллина; шагыйрә, прозаик, тәрҗемәче, шигърият өлкәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, журналистика өлкәсендә Флорид Агзамов премия лауреаты, «Таян Аллага» әдәби конкурсының Гран-при иясе, «Йолдызлар шулай куша», «Акча иленә сәяхәт», «Тәмлетамак» китаплары авторы, Сәләт активисты – Алинә Бикмуллина; «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы - 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының төбәк этабы җиңүчесе, Туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсы лауреаты, «Иделем Акчарлагы» яшь язучылар  конкурсының «Поэзия» номинациясендә Гран-при иясе, Сәләтнең дусты  – Ләйлә Фаяз; шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, әдәбият белгече; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе,  BELLA Халыкара премиясе лауреаты, «Рухи байлык» медале иясе, Сәләтнең дусты – Луиза Янсуар керде.


Сайлап алу турына чакырылганнар төрле остаханәләрдә катнашу мөмкинлегенә дә ия булды. Пентатоника  нигезендә татар көйләре булдыру, персонажыңны табу, әдәби текст язу, ораторлык осталыгы, заманча татар җырларына сүзләр язу, актерлык осталыгы буенча остаханәләр үтте.

Сайлап алу турыннан үткәннәр Гала-концертта чыгыш ясады. Һәр номинациядә беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә лауреатлар һәм төп бүләк – Гран-при ияләре билгеләнде. Музыка юнәлешендә Гран-прига – Рөстәм Хөсәенов төркеме, әдәби юнәлештә Кәрим Галиев ия булды. Барлык җиңүчеләр исемлеген сылтама аша табып була.

Барлык җиңүчеләргә дә «БикаФест» фестиваленең партнерларыннан кыйммәтле бүләкләр  һәм дипломнар тапшырылды.