«БикаФест 2015». Җитәкче шул ук, чарасы тагын да шәбрәк! кире кайтырга

«БикаФест 2015». Руководитель тот же, мероприятие круче!

XIV Республикакүләм Рөстәм Бикмуллин исемендәге музыкаль-шигьри яшьләр фестиваленең билетлары инде әзер! Бүгеннән син үзеңә, дус-ишләреңә билетлар әзерләп куя аласың! Моның өчен нибары безнең «Вконтакте»дагы рәсми төркемгә генә керергә кирәк. Тагын бер күңелле яңалык: билетлар бушлай (түләүсез) да әле! Проекттагы яңалыклар белән аның җитәкчесе Гүзәл Усманова бүлеште.

- Гүзәл, әлеге проект белән инде күпме вакыт шөгыльләнәсең?
- 2014-нче елдан бирле, күптән түгел генә әле. Тик әлеге фестиваль турында барысын да беләм!

- «БикаФест» Татарстанда үткәрелүче башка фестивальләрдән ни белән аерыла?
- Аермалы як дип түгел, үзенчәлек дип билгелик без аны. «Сәләт» – ул гаилә һәм әлеге фестивальнең катнашучылары да бер дус, тату гаилә кебек бу фестивальдә.

- Быел нинди яңалыклар көтәргә?

- Яңалыклар бик күп: дебютлар, яңа стильләр, яңа исемнәр! Һәр номинациядә без яшь категорияләре керттек. Кызык булачак! 

- Күпме кеше инде гариз тутырган? Кайлардан алар?
- Әлегә 96 гариза бар. Алар Татарстан Республикасының Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Чистай, Арча, Байлар Сабасы, Балтач һәм Азнакай районнарыннан.

- Жюри составында кемнәр бар?
- «Сәләт» ветераннары, дуслары, үз эшенең чын осталары. Без аларга бик ышанабыз! Вокал бүлеге: Риф Гатауллин, Илназ Сафиуллин, Ләйсән Әсхатова, Гөлсирин Абдуллина, Әсхать Хисмәтов, Айдар Фәйзрахманов. Шигърият бүлеге: Фәнис Җиһанша, Рөстәм Гайзуллин. Жюри рәисе Римма Ибраһимова.

- Катнашучылар сине ни белән шаккатыра ала?
- Оригиналь жанр һәм харизма белән, әлбәттә! (Көлә)

- Катнашучыларга теләкләрең?
- «Сәләт» – мөмкинлекләр мохите. Моның дөреслегенә мин 1998-нче елда ук инандым! (Көлә) Катнаш! Без сине көтәбез!