LEADERS BILER FORUM ахырына якынлашты кире кайтырга

LEADERS BILER FORUM-2020 завершил свою работу

27-31-нче июль көннәрендә IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы - LEADERS BILER FORUM узды.

LEADERS BILER FORUM – лидерлык сыйфатларын, проектлар төзү һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән смена. Ул Татарстан Республикасының «Рәсәй мәктәп укучылары хәрәкәте» белән берлектә тормышка ашырылды һәм балаларның шәхси сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән иде.

Әлеге смена Биләр җиренә мәктәп үзидарәсе эшчәнлеген камилләштерү теләге белән яшәүче 1000-гә якын баланы җыйды. Алар өчен фән, сәнгать, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, спорт, белем бирү һәм бизнес өлкәләрендә зур уңышларга ирешкән белгечләр катнашында уку-укыту сессияләре һәм остаханәләр уздырылды. 

Форумның спикерлары:

- Михаил Ванюшин – инглиз һәм рус телләрендәге чаралар модераторы һәм алып баручысы;

- Екатерина Гурьева – психолог-тикшерүче, формаль булмаган белем бирү тренеры, социаль проектлар координаторы, хастаханә клоуны;

- Валентин Юшко – КФУ режиссеры, «Актерлар йорты» режиссерының ярдәмчесе;

- Екатерина Камалова – формаль булмаган белем бирү буенча тренер, грант конкурслары эксперты, игротехник;

- Алия Айтуганова – «Ак Барс банк» бизнес-тренеры;

- Андрей Тюрин – «Технополис-КАИ» уку-укыту комплексы һәм «КАИ» яшьләр инновацион иҗат үзәге директоры, МСиПБ кафедрасы укытучысы;

Диана Фазлитдинова – Яшьләр дипломатиясе Академиясе рәисе, формаль булмаган белем бирү буенча тренер, Европа Советының яшьләр эшләре буенча Консультатив советы әгъзасы;

Светлана Песошина – ҖЧҖ «ICL ST» гамәли программа тәэминатын эшләү бүлеге һәм проектлар офисы җитәкчесе. 

LEADERS BILER FORUM-ның рәсми ябылышында «Сәләт»  яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова катнашучыларга мөрәҗәгать итте: «Бу форумны оештыруда катнашкан һәр кешегә, безне гел көтеп торучы Алексеевск районы башлыгына рәхмәтләребезне җиткерик. Без сезне ел дәвамында Сәләт мохитендә, Сәләт Йортында, Сәләт проектларында һәм аланнарында көтәбез!».

Форум катнашучылары Биләр һәм РДШ әләмен төшерде, һәм LEADERS BILER FORUM рәсми рәвештә ябык дип игълан ителде!

Ябылу тантанасыннан соң «Сәләт безгә очар канат бирде» дигән кичке чара һәм Open Air уздырылды. Аннары сәлкешләр шәмчекләргә таралышты.