«Болгар Туган-Тел»: белемгә омтылу, туган якка, тормышка мәхәббәт тәрбияләү кире кайтырга

«Болгар Туган-Тел»: тяга к знаниям, любовь к родному краю и наслаждению жизнью

«Болгар–Туган Тел» форумы үз эшчәнлеген дәвам итә: 21-нче июнь, форумның бишенче көне.

Көн, гадәттәгечә башланып китте. Көннең икенче яртысында Ак мәчеткә һәм Болгар музей-тыюлыгына экскурсия уздырылды. Изге Болгар җирендә сәлкешләр тарихи-археологик һәйкәлләр, Алтын Урда чорының тарихы белән таныштылар.

Кичке чара итеп «Җәлил FM» уздырылды. Биредә сәләтле һәр бала сәхнәгә менеп җыр-биюләрен күрсәтте. Чараны Форумның башкарма директоры Илсур Нәфыйков алып барды. Шулай ук чара барышында смс-чарт оештырылды, биредә исә һәр теләгән катнашучы смс язып үз фикерен җиткерә алды. Иң кызыклы фикерләр сәхнәдән укылды.

Иртәгесе көн бик үзенчәлекле булыр дип көтелә. Чөнки Габдулла Тукай исемендәге татар теле Форумы уздырылачак. Шулай ук мөхтәрәм кунаклар, татар дөньясына билгеле күп кенә шәхесләрнең килүе көтелә.

Форумның уку-укыту программасы координаторы Руфия Хәсәнова фикеренчә, биредә үткәрелгән дәресләр тел, тарих, иҗат белән кызыксынган һәр кеше өчен дә кызыклы, файдалы һәм мәгълүматка бай. «Болгар-Туган тел»нең балалары укымышлы, тәрбияле булулары белән аерылып торалар. Шуңа да аларга югары уку йортларында укытыла торган программаны үзләштерүе авырлык тудырмады. Мөгаллимнәребез дә балалардан канәгать, киләсе елга да бирегә килү теләкләре барлыгын белдерделәр», - ди Руфия.

«Болгар-Туган тел» форумы ахырына якынлаша. Тик катнашучыларның күңелләрендәге дәрт һәм илһам хисе сүрелмәс!

Лилия Әкбәрова, катнашучы, Минзәлә районы, 17 яшь:

- Мин «Болгар-Туган тел»гә инде өченче ел рәттән киләм. Дәресләрдә мин татар теленең бик күп нечкәлекләре белән таныштым, белемемне арттырдым. Узган ел күренекле шәхесләр белән очрашып яңалык ачсак,  бу елны исә  тирәнтен татар теленең асылына төшенәбез: тарихи, географик якларын, диалектик сөйләмен дә – гомумән, бар яклап та өйрәнәбез. Шулай ук мин килгән кунакларыбыз белән оештырылган очрашуларга йөрдем.  Илсур Нәфыйков белән очрашу миңа аеруча ошады. Ул үзенчәлекле, кызыклы шәхес. Аның тормыш тәҗрибәсе бик зур. Көннең эсселеге дә онытылды хәтта.

Зәйнәб Сабитова, катнашучы, Мөслим районы, 13 яшь:

- Мин әлеге форумда инде икенче тапкыр. Биредә үземә бик күп белем тупладым, яңылык ачтым. Кызыклы шәхесләр белән таныштым. Кечкенәдән үк биергә яратам, бию түгәрәкләренә йөреп, төрледән-төрле бәйгеләрдә катнашам. Монда да мин нәкъ менә бию буенча остаханәләргә йөрдем. Миңа бик ошый, бик рәхәт һәм бик күңелле монда.

Гыймадиева Ләйсәния, катнашучы, Әгерҗе районы, 13 яшь:

- Мин монда беренче тапкыр. Үземә  бик күп яңа дуслар таптым, әйдаманнарым да иң яхшылары. Биредә беренче тапкыр кулыма курай тоттым. Әлеге уен коралында уйнарга өйрәнергә бик күптәннән хыяллана идем. Һәм менә, ниһаять, балачак хыялым тормышка ашты. Бик яхшы уйнарга өйрәндем дип тә саныйм. Ләкин иң ошаганы – дискотекалар булды. Рәхәтләнеп биедек. Рәхмәт, «Болгар-Туган Тел»! 

Тулырак сез Форумның рәсми төркемендә танышып бара аласыз.