2016-нчы елда яңа смена! ← кире кайтырга
Кадерле сәлкешләр! Быел яңа алан «Сәләт-Яр Чаллы» сменасы үз эшчәнлеген башлап җибәрәчәк! Әлеге смена белән кызыксынып, аның директоры Илдан Юнысовка мөрәжәгать иттек.
Әлеге алан бары тик иң кызыклы, үзенчәлекле юнәлешләрне үз эченә алган. Аланның төп максаты:
- балаларга үз һөнәрләрен тагын да яхшыртырга булышу;
- интеллектуаль һәм иҗади яктан яктан үсеш булдыру.
Һәрбер «Сәләт» аланына хас булганча, «Сәләт-Яр Чаллы» күпкырлы юнәлешләрне үзендә берләштерә: белем, спорт, иҗат, «Кем? Нәрсә? Кайда?», дебатлар, инженерлык, робототехника, КВН.
Аланга 8-11-нче сыйныфта укучы иң сәләтле 220 баланы сайлап алачак. Алар өчен 20 иң шәп әйдаман эшләячәк. Смена 18 көн дәвамында, Яр Чаллы шәһәренең «Росинка» балалар сәламәтләндерү үзәгендә барачак. 27-нче июньнән 14-нче июльгә кадәр дип планлаштыра. Үзгәрешләр булу белән хәбәр бирергә вәгъдә итәбез!
Тулырак мәгълүмат: https://vk.com/selet_yar
Гариза монда кабул ителә. http://selet.biz/form/?ID=21144
Ашыгыгыз!