«Сәләт-Осталар бистәсе»: өр-яңа, уникаль, кабатланмас ← кире кайтырга

10-27-нче июнь аралыгында, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (Алексеевск районы, Биләр шәһәре) өр-яңа, уникаль һәм кабатланмас «Сәләт-Осталар бистәсе» сменасы эшләячәк.
Аланның төп максаты булып иҗади балалар һәм яшьләргә (5-нче сыйныфтан алып) ярдәм итү, аларны рухи һәм интеллектуаль яктан үстерү тора.
Сменаның уку-укыту программасы 2 блокны тәшкил итә: көннең беренче яртысында сәлкешләр рәсем сәнгате, дизайн, татар теле, фотосәнгать өлкәләренә караган дәресләр тыңлаячак. Ә инде икенче өлешендә бүтән юнәлешләр буенча да белем алырга мөмкин: чит телләр өйрәнергә (төрек, инглиз, испан телләре), математика укырга (9-11-нче сыйныфлар өчен), һ.б. шулай итеп сәлкеш көненә 3 дәрес укый: бер мәҗбүри һәм 2 теләк буенча.
Дәресләр һәм остаханәләрне югары уку йортлары укытучылары, үз эшләренең осталары һәм, әлбәттә, «Сәләт» берләшмәсе активистлары үткәрәчәк. Алар арасында: татар милли киеме дизайнеры Миләүшә Мусина, читек тегү остасы Илдар Шәйхетдинов, ТНВ телеканалы алып баручысы Әлфинур Фатыхова, «Фәнсар» ИТ-лабораториясе җитәкчесе Марсель Сидиков, «SF» цифрлы сәнгать һәм «Сәләт» телләр мәктәпләре белгечләре, флористлар, һ.б. бар.
Сменаның катнашучылары үз куллары белән күбәләкләр тегә, имбирьле печеньеләр пешерә һәм башка кул эшләнмәләре ясый алачак.
Сәламәтлек саклау өчен без футбол, волейбол уйнаячакбыз, биюләр өйрәнәчәкбез.
«Сәләт-Осталар бистәсе 2016» аланы директоры Альбина Кадирова («Сәләт»тә 2007-нче елдан бирле, директор вазифасын 2014-нче елдан бирле башкара):
- Ник «Осталар бистәсе»нә барырга кирәк дисезме? Чөнки бу яңалык. Ә яңа әйбер – һәрвакыт кызыклы. Тарих башламында тору – дулкынландыргыч. Базабыз да өр-яңа: кызыклы программа һәм әйдаманар. Нибары 20 урын калды! portfolio-selet.ru сайтында гариза калдырырга ашык!