«Биләргә өч йөздән күбрәк бала алып килдек» кире кайтырга

«Привезли с собой в Билярск более 300 детей»

Бүген Биләр җирлегендә халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» Форумы үз эшен башлап җибәрде. Тарихи урынга төрле аланнар – «Болгар-Туган тел» Форумы катнашучылары, «Сәләт-Тел», «Сәләт-Осталар бистәсе», «Сәләт-Изге чишмә» аланнары килде. «Болгар-Туган тел» аланы моңарчы биш көн дәвамында Болгарда тел, иҗат һәм тарихны тирәнтен үзләштергән иде инде, менә, ниһаять, алар Биләргә килде. Аланнарның бергә җыелуы – иң көтелгән мизгелләрнең берсе. Шушы уңайдан, «Болгар-Туган тел» аланыннан форумга килүчеләр үз фикерләре белән уртаклашты:

- Рүзәл Әхмәдиев («Болгар-Туган тел» аланының мәдәни программалар директоры): «Быел безнең алан кечкенә генә юбилеен билгеләп үтте һәм тәүге мәртәбә Биләргә килде. Гадәттә, без Болгарда гына яши идек, Биләрдә узган форумнарда катнашкан булмады. Ә быел исә форумга өч йөздән күбрәк бала алып килдек. Димәк, без үсәбез. Хәзер инде биредә дә үзебезне күрсәтергә кирәк. Биләргә ныклап әзерләнеп килдек. Бүтән аланнардан аермалы буларак, «Болгар-Туган тел» форумында төп игътибар туган телне өйрәнүгә юнәлдерелә. Без балаларга һәрьяклап белем бирергә тырышабыз. Элекке татар җырларын яңарту, тарату, белү өчен биш көн дәвамында радиодан ретро җырлар яңгыраттык, танылган шәхесләр белән дә бик күп остаханәләр үткәрдек. Һәр көн кабатланмас һәм үзенчәлекле булды. Эшебез нәтиҗәле булганмы, юкмы – вакыт күрсәтер».

- Айгөл (Ульяновск өлкәсеннән килгән катнашучы): «Мин Сәләттә беренче тапкыр. Әлеге оешма турында мәктәптә ишетеп кайттым: безне Татарстанда үтә торган чатырлы аланнар исемлеге белән таныштырдылар. Мин дә кызыксынып киттем. Сәләтнең атмосферасы да, кешеләре дә, әйдаманнары да бик ошый. Монда шундый рәхәт!»