Татар әдәбиятының киләчәге - сәләтле яшьләр кулында кире кайтырга

Будущее татарской литературы - в руках талантливой молодежи

20 апрель көнне Флүс Латыйфи исемендәге XIII республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсының финалистлары Казанга җыелды. Биредә әдәби конкурска нәтиҗәләр ясалды.

«Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсының географиясе ел саен киңәя бара. Быел 25 Татарстан Республикасы районнарыннан һәм күрше регионнардан барлыгы 294 эш кабул ителде, 53 катнашучы лауреат һәм җиңүче исеменә лаек булды. Аларга дипломнар, партнерларыбыздан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Флүс Латыйфи исемендәге XIII республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсының Гран-при иясе итеп Айлия Хаҗиева билгеләнде!

Барлык җиңүчеләр исемлеге белән сылтама аша танышырга мөмкин.

Каләм чарлаучы яшьләр өчен әлеге конкурс - үсеш мөмкинлеге, яңа танышулар, чын әдәби бәйрәм! Катнашучылар өчен бай программа әзерләнде. Яшь язучылар һәм аларның җитәкчеләре әдәби Казан буйлап сәяхәт итте, алар өчен Татар китабы йортына, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты музеена, Шәрык клубына экскурсияләр оештырылды.

«Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсы - иҗат җимешең өчен бүләккә ия булу гына түгел, жюри әгъзаларыннан эшең буенча кайтаваз ишетү мөмкинлеге дә! Казыйлар булачак танылган әдипләргә киңәшләрен бирде, үсеш зоналары турында сөйләде, конкурска җибәрелгән эшләргә карата фикерләрен җиткерде. Катнашучыларның иҗат җимешләренә мәшһүр әдипләр, танылган журналистлар: Зилә Фәйзуллина, Йолдыз Шарапова, Рәдиф Сәгъди, Хәбир Ибраһимов, Чулпан Галиәхмәтова, Чулпан Гарифуллина, Гөлүсә Закирова, Нәбирә Гыйматдинова, Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Рәмис Аймәт, Ркаил Зәйдулла бәя бирде.

Кызыклы экскурсияләр, жюри әгъзалары белән фикер алышу, фикердәшләр табу, җиңү шатлыгы: Флүс Латыйфи исемендәге XIII республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсы тәмам.

Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз! Сез - татар әдәбиятының киләчәге!