«Стратегия 2030» квест-уены кире кайтырга

Деловая квест-игра «Стратегия 2030»

4-нче июнь көнне «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) беренче тапкыр «Стратегия 2030» квест-уены узды. Уен барышында катнашучылар Татарстан Республикасының 2030-нчы елга кадәр булган  иҗтимагый-икътисади стратегия нигезләре белән таныштылар.

Уен викторина формасында барды. Уенчылар 2030-нчы елда Татарстанны ничек күзаллыйлар – шуны сүрәтләп күрсәттеләр, проект төзеп, аны эксперт-инвесторларга «сатарга» тиеш булдылар.

Уенның төп максаты — республикабызның актив яшьләрен туган ягыбызның иҗтимагый-икътисади эшчәнлегендә катнашырга битараф булмаска өндәү.

Квест-уенда 70-тән артык кеше катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар,  яшь шәхси эшмәкәрләр дә бар иде.

Уен яшьләр Академиясе дипломатиясе, «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте, «Эшмәкәрлек фабрикасы» исемле реалити-шоу һәм Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы тарафыннан үткәрелде.