Шигърият һәм әдәбият бәйрәме ← кире кайтырга

Әлеге чаралар сәләтле балаларны, яшьләрне барлау, игътибарын татар халкының әдәби мирасына юнәлдерү максаты белән оештырыла.
Көн кадагында:
- «Сәләткә нур булган йолдызлар» IV Республикакүләм ачык әдәби бәйге җиңүчеләрен котлау тантанасы;
- Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70-еллыгына багышланган нәфис сүз осталары бәйгесе;
- Язучылар һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашу (Рабит Батулла, Г.Камал ис. Татар дәүләт Академия театры актерлары).
Көтәбез сезне!