Компания житәкчеләре «Сәләт»тәге перспективалы проектларны сайлыйлар ← кире кайтырга
Бүген, ягъни 25-нче май көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) SF-school командасы һәм IT-технологияләр, электроника өлкәсендә эшчәнлек алып баручы бер төркем «Сәләт» яшьләре үзләренең проектларын ЯАҖ «Телеком 21» төркеме җитәкчесе Закиров Зариф Гали улы игътибарына тәкъдим иттеләр. Закиров Зариф Гали улы игътибарына тәкъдим иттеләр.
Биредә барлыгы 7 проект җитәкчесе чыгыш ясады. Проектлар IOS, Android платформалары өчен төрле кулланмалар, махсус программалар уйлап табуга юнәлдерелгән. Һәр чыгыш ясаучының хезмәте төрле дәрәҗәдә: кайсы инде елдан артык эшләп килә, кайсының әле уйлап табылганына да бер атна чамасы гына.
Зариф Галеевич һәм аның хезмәттәшләре һәр чыгышны зур кызыксыну белән тыңладылар. Аеруча кызыклы һәм файдалы булып тоелган проект авторларына сорау арты сорау яудырдылар. «Без фикердәшләрем белән уйлашканнан соң, лаеклы һәм кирәкле дип санаган проектларга алга таба ярдәмебезне күрсәтергә, үстерергә телибез», - дип белдерде Закиров. Зариф Закиров кайсы проектлар алар тарафыннан яклау табачагын хезмәттәшләре белән фикерләшкәннән соң житкерәчәген белдерде.