«Бикафест» – йолдызлар кабыну мәйданчыгы кире кайтырга

Проверено: звезды рождаются на фестивале «Бикафест»!

Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм «Бикафест» җыр һәм шигърият фестивалендә катнашырга теләк белдереп гариза калдырырга һәм аның тарихына үз исемеңне өстәргә нибары биш көн калып бара.  2001-нче елдан бирле чарада 5 меңнән артык сәләтле балалар һәм яшьләр катнашып өлгерде инде. Күпләр өчен Бикмуллин фестивале үз-үзен табу урыны һәм үсеш мәйданчыгына әверелгән.

Мисалга, Энҗе Әхмәтҗанова, үзенең 14 яшендә фестивальдә инде 3 тапкыр катнашып өлгергән. Ул гран-при дәрәҗәсенә менеп җитү турында хыяллана, булачак һөнәрен дә иҗат белән бәйлисе килә:  «Катнашкан өч елымда да  «Иң оста автор-башкаручы» номинациясен сайладым. Башта махсус бүләк, аннары 2-нче урынга лаек булдым, былтыр инде беренчелекне яуладым. Быел да шушы номинацияне сайлап адым, яңа җыр әзерлим. Тагын әле өстәп «Татар халык җыры» номинациясендә дә үземне сынап карыйсым килә. Каушау, курку хисләре һәр бәйгедә дә була, тик «БикаФест»та күңелгә рәхәт, сәхнәгә чыгасы да җиңел хәтта. Каршыңда утырган жюри да позитив кәеф чыганагы булып тора.Үзем 8 яшемнән бирле вокал белән шөгыльләнәм, фортепиано классында укыйм. Казанның 111-нче мәктәбендә, 8-нче сыйныфта укыйм, узган ел музыка мәктәбен тәмамладым. Шигырьләр иҗат итәм, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашам. «БикаФест»та барысы үзара дус, тату, шуңа да чыгыш ясаганда үземне дусларыма җырлагандай хис итәм. Әлеге фестиваль ярдәмендә үземә күп тәҗрибә тупладым, һәр катнашучыдан үземә үрнәк алырга тырышам», ди Энҗе.

«Сәләт» тә,  «БикаФест» та сәләтле яшьләрне һәм фикердәшләрне үзендә берләштерә. Җиңүчеләр арасында бүгенге татар эстрадасының якты йолдызлары, шигърият дөньясының чын илһам чыганаклары да бар. Алар инде хәзер үзләре катнашучыларга бәя бирә.

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина бүгенге яшьләрне ак көнләшү белән  күзәтә: «Мин БикаФестта катнашкан вакытта бүгенге кебек мөмкинлекләр юк иде: якты, иркен Сәләт йорты да, бихисап проектлар да булмады без үскәр вакытта. Шуңа да җәйге аланнардан соң күрешү урыны булып Бикмуллин фестивале торды. Монда үткәргән көннәр беркайчан да истән чыкмый: кич утырулар, гитарага кушылып җырлаган бард җырлары, якын дуслар белән аралашу... Бүгенге яшь буынны да фестивальдә катнашырга чакырам! Оялмагыз! Үзегезне 200%-лык шәп итеп күрсәтегез!» ди Йолдыз.

«Turkvision-2014»  катнашучысы Айдар Сөләйманов та фестивальдә катнашкан елларын елмаю белән искә ала:  «2004-нче елда мин дә «БикаФест»та катнаштым, 3-нче урынны яуладым. «БикаФест» ул – иҗатларын башлап  җибәргән шагыйрь, җырчы, композиторлар өчен бер дигән мәйданчык. Үсеш өчен дә биредә яхшы шартлар тудырылган: хәтта бәйге барышында ук иҗади дуэтлар, яңа җырлар туганы беркемгә дә сер түгел. Шагыйрьләр шигырь иҗат итте, композиторлар – көй, вокалистлар аны шунда ук халыкка тәкъдим дә итте. Бу бик матур күренеш! «БикаФест»та катнашыгыз, идеяләрегезне чынга ашырыгыз, танышыгыз, дуслашыгыз, уртак иҗат тудырыгыз!»

Татар эстрадасы йолдызы Илназ Сафиуллин да җиңүчеләр исемлегендә. «Мин 2002-2004 елларда «Иң оста автор-башкаручы» номинациясендә катнашып беренчелекне яуладым. «Бикафест» – минем өчен бик зур хатирә, дәрәҗә, язмышымны билгеләгән тормыш мизгеле ул. Әлбәттә, фестиваль елдан ел үсә. Катнашучыларга барлык сәләтләрен тиешенчә күрсәтүләрен һәм бары уңышлар теләп калам. Сәләттәгедәй җылы атмосфераны сез башка җирдә таба алмассыз. Катнашыгыз!» дип белдерде Илназ.

Катнашу өчен гаризаңны монда калдыр.