«Әнвәр Хәйри укулары» - 2020 кире кайтырга

«Чтения Анвара Хайри (Әнвәр Хәйри укулары)» - 2020
Декабрьдә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узачак. Гаризалар кабул итә башлыйбыз!

Конференция программасы түбәндәге темаларны үз эченә ала:
- «Бөек Биләр каласы: тарих, бүген һәм киләчәк». Бөек Биләр тирәсендәге авыллар тарихы (тарихи язмалар, истәлекләр, риваятьләр).
- «Әнвәр Хәйри мирасы».
- «Мин яратам сине, туган җирем» (мисал өчен, мәктәбең тарихы, авылың тарихы, яшәгән урамың тарихы һ.б.).
- «Гаиләм тарихы» (мисал өчен, нәсел шәҗәрәсе, гаилә белән бәйле булган истәлекләр).
- Әнвәр Хәйринең  «Шәһре Бану – Шәрбән кыйссасы» исемле китабы нигезендә язылган докладлар

Гаризалар 25 нче ноябрьгә кадәр selet.biz сайтында кабул ителә.

Конференциянең йомгаклау этабы 12-13 нче декабрь көннәрендә узачак. 

НИГЕЗЛӘМӘ