"Cinema Club Selet"тә "Югалту" фильмы күрсәтеләчәк ← кире кайтырга
!["Cinema Club Selet" покажет "Югалту"](/upload/resize_cache/iblock/55d/352_255_275511db9cefbc414a902a46f1b8fae16/f1hrV2RI4o0.jpg)
Ниһаять, киләсе кинокичә турында хәбәр!
22 ноябрь көнне, 18.00 дә кыска метражлы "Югалту" (44 мин) фильмы күрсәтеләчәк. Фильмның режиссеры - Илдар Ягафаров. Бу фильм VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә (2012) катнашып, спонсорның "Татар телен һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга өлеш керткән өчен" дигән махсус призына лаек булды.
Димәк, 22 ноябрь көнне, 18.00 сәгатьтә без сине Островский урамы, 23 адресы буенча көтеп калабыз!