«Сәләт-Яшел Үзән» клубы үз ишекләрен ачты кире кайтырга

Клуб «Сәләт-Яшел Үзән» открыл свои двери

Яшел Үзән шәһәренең 16-нчы мәктәбе базасында «Сәләт-Яшел Үзән» клубы оештырылды. Клуб рәисе итеп Биләрдә узган V  Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы катнашучысы Тимерхан Шәйхетдинов билгеләнде.

Ачылыш тантанасы «Көзге бал» бәйрәме кысаларында узды. Яшел Үзәннең уңган-булган укучылары белән танышырга дип «Сәләт» клубы кураторлары да килде. Клуб әгъзалары кунакларга осталыкларын күрсәтте, бәйрәмдә җырлы-биюле чыгышлар байтак булды. Кайчандыр үзләре дә мәктәп укучысы булып, «Сәләт» тормышына баш-аягы белән чумган, бүген инде студент һәм оешманың кураторлары булган егет-кызлар белән якыннан танышып, кызыксындырган сорауларын бирергә мөмкинлек тә бар иде.

Сәләт активисты Алия Әхмәтова туган шәһәрендә әлеге клубның оешуына бик шат.  «Республикада 20ләп клуб эшли, аларның һәммәсе дә интеллектуаль, иҗади яктан үсешкә корылган. Клуб әгъзасы булып, төрле проектларда, чара-бәйгеләрдә, мас тер-классларда катнашу үзеңне һәрьяктан үстерү өчен менә дигән мөмкинлек бит ул», – дип белдерде Алия.

Укучылар алдында чыгыш ясаган кураторларның фикере бер: «Сәләт»кә бер керсәң, кире чыга алмыйсың, чөнки аның мөхитендә кайнау, җанга рәхәтлек бирә.

«Күп укучыларның бу оешмага бәйлелеге җәйге лагерьлар белән генә чикләнеп кала иде. Милли мәктәп буларак бездә җыелып очрашу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Бүген клуб эшчәнлегенә старт бирелде. «Сәләт-Яшел Үзән» клубы барлык сәләтле балаларны үзенә берләштерер дип ышанып калабыз. Безнең сафларга рәхим итегез, барыгызны да чакырам!» – дип белдерде клуб рәисе Тимерхан Шәйхетдинов.

yashel-uzan.ru сайты ярдәме белән.