Сәләт Клубы – нәрсә, кайда, кайчан? ← кире кайтырга

Сәләт Клубы – төрле буын сәлкеш, әйдаман, башҗитәкләрне берләштерә торган даирә ул. Сәләт дөньясындагы һәр кеше – мәктәп укучысымы ул, Сәләт ветеранымы — Сәләт клубы әгъзасы булып санала. Клубның үз уставы, җитәкчесе (Президенты) бар. Клуб үз эшчәнлеген «Дәрман» һәм «Дәрт» юнәлешләре кысаларында оештыра.
Проектның максаты – традицияләрне саклаган хәлдә яңалыклар кертеп, Сәләт оешмасының барлык катнашучыларын берләштерү.
Клуб 1995-нче елдан бирле ел әйләнәсе эшли. Сәләт дәүләтендәге һәр кеше Сәләт Клубы әгъзасы санала. Татарстан җирлегендә һәм Самара шәһәрендә Сәләт Клубының берничә филиалы бар.
Сәләт Клубының төп командасын президент, эшчәнлек юнәлешләре буенча вице-президентлар һәм активистлар тәшкил итә.
Клуб үти торган бурычларга килгәндә, алар:
- Сәләт кешеләре өчен даими аралашу мәйданчыгы булдыру, аларны берләштерү;
- Сәләт җәмгыятен проектлар һәм программалар белән таныштырып бару;
- Сәләт дәүләтендә буыннар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту.
Проектларга килгәндә, «Сәләт ВикиМәктәбе» уку-укыту проекты, «Безнең фикер» татар телендәге дебатлар клубы, «Атлант» шахмат клубы, «Мирах» интеллектуаль лигасы, Сәләтнең Яңа ел бал-маскарады, Сәләт марафоны һәм Сәләт активы мәктәбе.
29-нчы сентябрь сәгать 10:00да Сәләт Йортында Сәләт Клубының ачык ишекләр көне узачак. Клуб турында күбрәк беләсегез килсә – рәхим итегез! Барыгызны да көтеп калабыз!