«Сәләт-Әлмәт» клубы «Туган як» фестивале үткәрә кире кайтырга

Клуб «Сәләт-Әлмәт» проводит краеведческий фестиваль «Туган як»

1-5-нче июнь көннәрендә «Сәләт-Әлмәт» клубы «Туган як» дип аталучы фестиваль үткәрә. Исеменнән үк күренгәнчә, чара туган якны өйрәнүгә, аның тарихын барлауга, бүгенге буын яшьләренә түкми-чәчми җиткерүгә юнәлдерелгән. 

Фестивальнең ачылу тантанасында «Сәләт» клубы активистлары да булып кайтты. «Сәләт» клубының спорт буенча вице-президенты Илфат Вәлиев һәм «Болгар-Туган Тел» аланының өлкән әйдаманы Илнар Җамалетдинов биредәге мөһит һәм хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

«Сәләт» медиа-үзәге: Егетләр, әлеге фестивальне оештыру идеясе кемнеке? Максатлары нидән гыйбарәт?

Илфат: «Туган як» фестивале яшь буын вәкилләре әби-бабаларыбызның эзләрен, яшәешен, эш-гамәлләрен онытмасын өчен,  аларга тарихыбызны өйрәтүгә юнәлдерелгән. Биредә җыелган яшьләр туган шәһәрләренең – Әлмәтнең тарихын өйрәнәләр, күренекле шәхесләре белән танышалар.

Илнар: Фестиваль оештыру идеясен Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге 1-нче номерлы гимназия балалары тәкъдим итте. Биредә чын мәгънәсендә, кайнар, күңелле һәм дустанә мөһит хөкем сөрә.

Медиа-үзәк: Фестивальнең программасы белән дә таныштырып үтегез инде.

Илфат: «Туган як»ны уку-укыту фестивале дип атасаң да ялгыш булмас. Биредә балаларга Әлмәт шәһәренең мәдәният йорты хезмәткәрләре мастер-класслар бирәчәк, тарихчылар лекцияләр укыячак.

Илнар: Тик бу балалар 5 көн буена дәрес тыңлап кына утырачак дигән сүз түгел. (Көлә) Шулай ук бик күңелле спорт чаралары программасы да төзелгән. Махсус алар өчен байдаркаларда йөзү дә каралган.

Медиа-үзәк: Димәк, фестивальне зур уңыш көтә?

Илфат, Илнар: Әлбәттә, без бит сәләтлеләр! (Көлә)