«Сәләт-Туймазы» клубы үз ишекләрен ачып җибәрде кире кайтырга

Клуб «Сәләт-Туймазы» открыл свои двери для одаренных детей и молодежи Башкортостана

Ниhаять, 28-нче ноябрь көнне «Сәләт-Туймазы» клубы үз ишекләрен ачып җибәрде. Бу хәбәрне барлык Башкортстан сәлкешләре зарыгып көттеләр. Клубның беренче җыелышына «Сәләт-Кандракүл» активистлары да килгән иде. Алар кураторлары Гөлназ апа белән берлектә клубның киләчәген уйлаштылар, тормышка ашырырга теләгән хыяллары белән уртаклаштылар. Шулай ук тантаналы рәвештә клубның президенты сайланды. Бу матур җыелыш бер өстәл артында утырып чәй эчү белән тәмамланды.

«Сәләт-Туймазы» үз эшчәнлеген нидән башларга уйлый? Планнары нинди? Әлеге сорауларга клубның кураторы Гөлназ Хәйруллина һәм «Сәләт-Кандракүл» аланы директоры Алсу Галимова җавап бирде.

МЕДИА-ҮЗӘК: Кызлар, сезнең өчен «Сәләт» клубы нәрсә ул? Аның киләчәген ничек күзаллыйсыз?

ГӨЛНАЗ: Минем өчен «Сәләт» клубы – ул сәләтле яшьләр өчен ел дәвамында үсәргә мөмкинлек тудыручы мохит. Шулай ук җәйге проектларга бер дигән әзерлек тә әле. Киләчәктә без клубка мөмкин кадәр күбрәк балаларның игътибарын юнәлтергә һәм аларның безнең проектларда катнаша алуларын телибез.

АЛСУ: Ә минем өчен «Сәләт» ул танышу, дуслашу, идеяләрне чынга ашыру мәйданчыгы. Шуңа да ул үсәргә, һәрдаим үзгәреп торырга тиеш! «Сәләт-Туймазы» клубы балаларны бергә җыеп кына калмас, ә аларның тормышында әһәмиятле урынны да алып торыр дип ышанып калам.

МЕДИА-ҮЗӘК: Беренче очрашуыгыз ничегрәк узды?

ГӨЛНАЗ: Беренче тапкыр 28-нче ноябрь көнне җыелдык. Очрашуда «Сәләт» турында инде әйбәт белгән  «Сәләт-Кандракүл» активистлары гына түгел, ә беренче тапкыр ишетеп килгән укучылар да бар иде. Киләчәктә безнең сафлар тагын да артыр дигән өметтә калабыз.

МЕДИА-ҮЗӘК: Нинди чаралар уздырырга планлаштырасыз?

АЛСУ: Әлеге артык яңалыклар кертергә уйламыйбыз, «Сәләт» клубларына хас булган чаралар көтелә: КВН, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уеннары, шахмат турниры. Ләкин инде «Сәләт»тә ишетелмәгән чаралар хакында да уйлана башладык. Мисалга, балалар театры булдырасыбыз килә. Биредә балалар чын режиссерлар белән спектакльләр өйрәнеп, аларны яшьтәшләре игътибарына тәкъдим итә алачаклар. Шулай ук танылган шәхесләр белән очрашулар, мастер-класслар да уздырырга уйлыйбыз.  Киләсе очрашу 5-нче декабрьгә планлаштырылган, ике атнага бер җыелып торырбыз дип уйлыйм.

МЕДИА-ҮЗӘК: «Сәләт-Туймазы» клубының үзенчәлеге нидә?

ГӨЛНАЗ: «Сәләт-Кандракүл» аланы балаларының ел әйләнәсе бергә эшли алу мөмкинлеге юк иде. «Сәләт-Туймазы» клубы аларга нәкъ менә шушы мөмкинлекне бирә дә инде.

АЛСУ: Үз чиратыбызда, «Сәләт-Кандракүл» аланы иганәчеләренең берсе булган Фәнир Галимовка зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Киләчәккә планнарыбыз зурдан: барлык Башкортостан Республикасы балаларын «Сәләт» белән таныштырасыбыз бар әле!