Сәләт клублары – безнең горурлыгыбыз! кире кайтырга

Клубы Сәләт – гордость Сәләт!

Сәләт клублары – безнең зур горурлыгыбыз ул. Һәр яңа клуб – сәләтле балалар һәм яшьләр белән эффектлы һәм продуктив эшләү мөмкинлеге дигән сүз. Шуңа да клубларны аеруча кадерлибез. Казан шәһәренең 12-нче гимназиясе базасында урнашкан Сәләт клубы нибары 2 ай гына эшләсә дә, инде нәтиҗәләре белән сөендерә. Шушы көннәрдә алар Яңа ел бәйрәме үткәргәннәр, ул җыр-биюләргә, кызыклы бәйгеләргә бай булган. Яңа ел каникулларыннан соң «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», КВН уеннары, бию батлы, квестлар һәм фәнни конференция дә уздыру көтелә.

Адилә Мозаффарова, 17 яшь, клуб активисты:

-         Гимназиябездә мондый клуб булуы бик сөенечле вакыйга. Аның чараларында катнашып үзеңне Сәләткә тагын да якынрак итеп тоясың.

Сәләт – ул өй. Ул сине җылыта, биредә сине гел көтәләр, яраталар, сиңа һәркем ярдәмгә килергә әзер.

Сәләттә мин 2011-нче елдан бирле. Беренче тапкыр «Сәләт-Санак» аланында булган идем. 2014-тә «Сәләт-Рухият»тә булырга насыйп булды. 2015-нче елда  «Фәнсар» мәктәбенең көзге һәм язгы сессияләрендә дә катнаштым.

Сәләт клубында мин иң актив әгъзадыр. (Көлә) Мин үземне бөтен җирдә дә актив күрсәтергә тырышам.

12 яшемнән вокал белән шөгыльләнәм, киләчәк тормышымны да җыр сәнгате белән бәйлисем килә. Җыр аша хисләремне башкаларга да җиткерә алуым бик ошый, шулай энергия туплыйм. Вокал буенча күп кенә бөтенрәсәй  һәм халыкара бәйгеләр лауреаты да мин: «Хрустальное сердце мира», «Окно в Европу», «Новые звезды», һ.б.

Казанның сәләтле яшьләреннән үрнәк алып, алар арасында үземне сынап карыйсым килде. «Татар кызы 2016» бәйгесендә  «Иң сәләтле кыз» титулына лаек булдым. Иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу диләр бит. Шушы бәйге ярдәмендә үземә бик күп яңа дуслар таптым, тәҗрибә тупладым.

Яшьтәшләремә юк-бар өчен борчылмагыз, барысы да яхшы булачак дип телисем килә.

Диера Рашидова, клубның рәисе:

-         Гимназиябездәге Сәләт хәрәкәтен мин контрольдә тотам, юнәлеш бирәм. Берләшмәбезне бик яратам, Сәләт йортын бигрәк тә. Төрле уеннар, чаралар үткәрү, җәйге аланнарда катнашу бик ошый. Бу минем күңелемә җылылык бирә.

Сәләткә әле быел гына килеп эләктем, иртәрәк килмәгәнемә бик үкенәм. Бу җәйне «Сәләт-Раушан» һәм «Сәләт-Шәхес» аланнарында ял иттем. Сәләт тулысынча күңелемне биләп алды, ул мәңгегә минем йөрәгемдә. Уйларым белән мин һаман кояшлы «Звездный»да әле. Сәләт икенче өемә әверелде. 2016-ның җәеннән соң тормышым үзгәрде.

Һәр балага үзен сәлкеш, аннары әйдаман ролендә сынап карый алуларын телим. Бу сезгә канатлар куяр, үстерер һәм дәртләндерер.