Татарстан районнарында районында «Сәләт» клублары булачак! кире кайтырга

Клубам «Сәләт» быть!

27 нче февральдән 1 нче мартка кадәр Татарстан Республикасы Буа районының 6 нчы номерлы сәләтле балалар өчен лицей-интернатында «Сәләт» клубы эшчәнлеген тәкъдим итү семинары үтте.

Семинар Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Буа районы администрациясе һәм «Сәләт» Фонды тарафыннан оештырылды. Биредә республикабызның 8 район һәм шәһәрләреннән 60 бала катнашты.

Программада төп акцент «Сәләт» хәрәкәтен алга җибәрүгә һәм Татарстан Республикасы районнарында «Сәләт» клубы командаларын җыюга ясала. Аның нәтиҗәсендә хәзер Казанда, Буада, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә, Актаныш, Саба районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә «Сәләт» клублары барлыкка киләчәк.

«Мондый клублар укучыларга да, укытучыларга, әти-әниләргә дә, республикабызга да кирәк», - дип белдерде «Сәләт» клубы президенты Айгөл апа Габдрахманова. «Семинар бик продуктив һәм файдалы үтте. Катнашучылар буларак 60 бала чакырылган, тик иҗтимагый челтәрләрдән күреп безгә әле Буада яшәүче сәлкешләребез дә килеп кушылды. Моны күрү тагын да батырлык, шатлык  өстәде» - дип сөйләде ул.

Семинарның программасы бик тыгыз һәм файдалы итеп төзелгән иде. Башта катнашучыларны  «Сәләт» дөньясы белән – принциплар, проектлар, гомумән «Сәләт» клубы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Аннары инде Анна апа Фельдман тарафыннан псхологик һәм педагогик тренинглар үткәрелде. Соңыннан командада эшләү, шәхси үсеш һәм уңыш  формуласы серләре ачылды.

«Без бик зур эш башлап җибәрдек. Тик бу әле старт кына. Алда безне яңа үрләр көтә!» - дип югары нотада сүзен тәмамлады Айгөл апа Габдрахманова.