Сәләт клублары таң калдырды кире кайтырга

Клубы Сәләт превзошли себя

«Сәмрух» премиясенең сайлап алу туры кысаларында, Татарстанның төрле районнарыннан, Самарадан килгән балалар үз клубларын тәкъдим иттеләр. «Ел клубы» исеме өчен «Сәләт-Бөгелмә», «Сәләт-Самара», «Сәләт-Азнакай», «Сәләт-Яшел Үзән» һәм «Сәләт-Әлмәт» клублары көч сынашты.

Бөгелмә шәһәре яшьләре үзләренең казанышлары хакында сөйләделәр, сәләтле балалар тормышында Сәләт берләшмәсенең әһәмиятен аңлаттылар. Клуб активисты Арина Быкова сүзләренчә, Сәләт – камилләшү мәйданчыгы ул.

«Шәхси үсешемдә клубыбызның роле зур. «Сәләт-Бөгелмә» инде 3 ел дәвамында актив эшләп килә. Шәһәребездә интеллектуаль-күңел ачу форматындагы чаралар үткәрәбез: «Түбәтәй», «Сүз баттл», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Бугафест», дебатлар, һ.б. Сәләт турында башкаларга да бик теләп җиткерәбез. Әле күптән түгел генә Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында булып кайттык. Ачык ишекләр көне форматында  7-10-нчы сыйныф укучыларын Сәләт дөньясы белән тыныштырдык, сөрәннәр өйрәттек, җәйге аланнарга чакырдык», - дип уртаклашты Арина.

«Сәләт-Яшел Үзән» клубы рәисе Тимерхан Шәйхетдинов үз клубы турында 3 телдә сөйләде. Шуңа да аның чыгышы бик уңышлы килеп чыкты. Афәрин!

«Безнең клуб әле күптән түгел генә, узган елның сентябрендә генә эшли башлады. Шушы вакыт аралыгында мәктәп һәм шәһәркүләм дәрәҗәдә 5 күңел ачу чарасы үткәреп өлгердек. Клубыбыз Яшел Үзәннең 16-нчы мәктәбе администрациясе һәм «Мы вместе» хәйрия фонды белән актив хезмәттәшлек итә. Активистларыбызның да уңышлары байтак. Алар арасында иң яктысы булып Халыкара «Тамчы-шоу» бәйгесендә җиңүебезне атар идем», - ди клуб рәисе Тимерхан.

«Сәмрух» премиясендә катнашу өчен Самарадан махсус зур делегация дә килеп төште. Самараның «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Рәфгать улы Газизов, завуч Фәридә Гомәр кызы Хәмидуллова, «Сәләт-Самара» сменасы директоры, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Инзилә Рәлиф кызы Гыйззәттулина җитәкчелегендәге яшьләр Сәләт йортында фикердәшләре белән аралашты. Бүләкләр, рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр күп булды.

«Сәләт – безнең бүгенгебез, киләчәгебез. Берләшмәбезне зур шатлык белән тәкъдим итәбез. Барыгызга да зур рәхмәт!» - дип җиткерде Радик Рәфгать улы.

Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Альбина Сысоева