Креативлык буенча тренерлар ← кире кайтырга

3-9-нчы август аралыгында Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумында проект идарәсе һәм креативлык буенча тренинглар курсы үтәчәк. Әлеге уку-укыту программасын Европа Советы һәм Европа программалары тренерлары алып барачак: Наталья Никитина (Түбән Новгород), Наталья Чардымова (Түбән Новогород), Эдуард Оганян, (Түбән Новгород), Юлия Станкевич (Минск), Михаил Бортников (Новосибирск).
Наталья Никитина:
- Европа Советының яшьләр буенча Департамент пуласы тренеры;
- «Erasmuss +» һәм SALTO Европа программалары тренеры;
- Рәсәй Федерациясенең балалар һәм яшьләр оешмаларының Милли Советы тренеры;
- «ЕВМ» эшмәкәрлек һәм ассессмент оешмасы тренеры;
- «Троеточие» уңыш үсеше үзәге җитәкчесе.
Иҗтимагый эшчәнлек: WWF әгъзасы, «Сфера» төбәкара яшьләр хәрәкәтен үстерү оешмасы директоры.
Эш юнәлешләре:
- оешмалар менеджменты;
- оешмалар менеджменты һәм кешелек ресурслары өлкәсендәге инновацияләр;
- креативлылык;
- иҗтимагый эшмәкәрлелек;
- мәдәниятара мохит;
- эко-проектлар.
Кызыксынулар, шөгыльләре: сноубординг, фигуралы шуу, сәяхәтләр һәм тикшеренү экспедицияләре, телләр өйрәнү, фермер хуҗалыгы, өстәл уеннары, фортепиано, рәсем сәнгате, мәдәниятләр өйрәнү.
Наталья Чардымова:
- Европа Советының яшьләр буенча Департамент пуласы тренеры;
- «Erasmuss +» һәм SALTO Европа программалары тренеры, FALCO Group (Краснодар) яшьләр өчен халыкара уку-укыту проектлары җитәкчесе;
- «Академия инноваций» төбәкара җәмгыять оешмасы җитәкчесе (Түбән Новгород/Казан);
Иҗтимагый эшчәнлек: формаль булмаган белем бирүче «EduArt» ресторанын гамәлгә куючыларның берсе.
Эш юнәлешләре:
- шәхси үсеш:
- волонтерлык;
- проектлар белән идарә итү һәм эшмәкәрлек;
- иҗат һәм инновацияләр;
- мәдәниятара коммуникацияләр һәм әңгәмә;
- команда белән идарә итү, тимбилдинг;
- стратегик планлаштыру.
Кызыксынулары, шөгыльләре: рәсем сәнгате, уку, йөзү, сноубординг.
Эдуард Оганян:
- ООО «ТУТ» җитәкчесе;
- Халыкара уку-укыту проектлары менеджеры;
- «Erasmuss +» Европа Комиссиясенең программа буенча аккредитаторы;
- Төбәкара иҗтимагый «Инновацияләр академиясе» оешмасы һәм SALTO EECA программалары администраторы;
Иҗтимагый эшчәнлек: формаль булмаган белем бирүче «EduArt» ресторанын гамәлгә куючыларның берсе.
Эш юнәлешләре:
- команда барлыкка китерү, лидерлык, командада рольләр бүленеше;
- стратегик планлаштыру;
- проект менеджменты һәм иҗтимагый эшмәкәрлек;
- шәхси үсеш;
- волонтерлык;
- эффектлы коммуникация һәм мәдәниятара аралашу.
Кызыксынулар, шөгыльләре: сноубординг, йөзү, велосипедта йөрү, веб-программалаштыру, графика белән эшләү, дизайн, байдаркаларда тур-походлар, гитарада уйнау.
Михаил Бортников:
- Новосибирск өлкәсенең «Дом молодежи» дәүләт бюджет оешмасы, яшьләрнең интеллектуаль, иҗат һәм мәдәни үсеше бүлеге җитәкчесе;
- Рәсәй Федерациясенең балалар һәм яшьләр оешмаларының Милли Советы тренеры;
- Казанда үткән XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының тренерлар пуласы тренеры.
Иҗтимагый эшчәнлек: «Новосибирск өлкәсенең волонтерлык корпусы» җәмгыяти оешмасының уку-укыту программалары җитәкчесе; СФОдан яшьләр үзәк контроль комиссиясенең Рәсәй Союзы әгъзасы.
Эш юнәлешләре:
- волонтерлык;
- проект идарәсе;
- формаль булмаган белем бирү.
Кызыксынулары, шөгыльләре: велосипедта йөрү, сәяхәтләр, дуслар белән ял итү, кино.
Юлия Станкевич:
- Халыкара проектлар җитәкчесе;
- Брюсселдагы Демократик Беларусь офисы консультанты;
- «Бер-береңне аңлау йорты» программасының консультанты.
Иҗтимагый эшчәнлек: «Фиальта» яшьләр уку-укыту үзәге» оешмасы (Минск).
Эш юнәлешләре:
- формаль булмаган белем бирү;
- оешмаларның потенциалы үсеше (стратегик планлаштыру, үсеш стратегияләрен уйлап табу, фандрайзинг, һ.б.);
- волонтерлык;
- проектлар уйлап табу, проект менеджменты;
- креативлык;
- инклюзия.
Кызыксынулары, шөгыльләре: волейбол, кино, визаж һәм сәяхәтләр.