Тимур Сөләйманов белән очрашуга килеп, Сәләттәге җәй турында барлык нәрсәне бел! кире кайтырга

Приходи на встречу с Тимуром Сулеймановым и узнай все о лете Сәләт!

Чәршәмбе, 24-нче гыйнвар көнне сәгать 18:00 Сәләт Йортында җәйгә кагылышлы очрашу узачак. Әлеге очрашу кысаларында «Сәләт» фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов безнең җәйге проектлар, яңалыклар турында сөйлиячәк һәм сезнең барлык сорауларыгызга җавап бирәчәк. 

Сәләт җәйге гаризалар кабул итә торган кампания үз эшчәнлеген башлап җибәрде! Җәй – оешма өчен үзенчәлекле вакыт. Ел саен Татарстанда, Башкортостанда, Чувашиядә, узган елдан башлап Самара өлкәсендә һәм Канадада Сәләтнең 25 профиль сменасы, фестиваль һәм форумнары оештырыла. Бу елны каникулларны файда белән шулай ук Кара диңгез ярында үткәреп булачак. Катнашу өчен гаризаларны portfolio-selet.ru сайтында калдырырга мөмкин. Биредә теркәлергә, барлык казанышларыңны күрсәтү һәм гариза калдыру таләп ителә. 

Очрашуга кил! Барлык сорауларыңа җавап там! Җәеңне безнең белән Сәләттә үткәр!