«Безгә Финляндиядән дә киләләр» кире кайтырга

«К нам приезжают даже из Финляндии»

13-нче июнь көнне «Фәнсар» БСҮдә «Сәләт-Осталар бистәсе»нең рәсми ачылу тантанасы узды.

Ачылу тантанасында «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов белән «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова катнашты. Сменаны рәсми рәвештә ачып җибәргәннән соң, алар видеоэстафета яздырдылар: «Сәләт-Осталар бистәсе» «Сәләт-Тел»гә сәлам җибәрде.

«Сәләт-Осталар бистәсе»ндә 80 бала. Төмән, Мәскәү шәһәрләреннән, хәтта Финляндиядән дә балалар бар.

«Ачылу тантанасын күңелле итеп оештыру өчен бик тырыштык, яңалыклар керттек, кызыклы «фишка»лар уйлап чыгардык. Минемчә, барысы да тормышка ашты. Салкын, яңгырлы көн булуына карамастан, ачылу тантанасы бик җылы узды», – дип сөйләде «Сәләт-Осталар бистәсе» аланы директоры Алсу Ганиева.