Сәләт берләшмәсе Медиа-мәктәп ача кире кайтырга

Сообщество Сәләт открывает Медиа-школу

«Сәләт» Фонды HAVA Projects медиа-компаниясе белән берлектә Сәләт Медиа-мәктәбе ачып җибәрә. Мәктәпнең эшчәнлеге балалар һәм яшьләрнең игътибарын Татарстан Республикасының медиа-киңлегенә юнәлдерү, әлеге проект кысаларында аларда журналистлык сәләтен ачу һәм үстерүне максат итеп куя.

Катнашу өчен 9-11-нче сыйныф укучылары һәм студентлар чакырыла. Гаризалар 20-нче ноябрьгә кадәр берләшмәнең рәсми сайтында – selet.biz – кабул ителә.

Мәктәптә катнашу – язу осталыгын арттыру, фото-, видеосәнгать серләренә төшенү, продюсерлык белән шөгыльләнү, сәләтле кешеләр – танылган җәмәгать, сәясәт, спорт һәм мәдәният эшлеклеләре белән танышу, аралашу өчен бер дигән мөмкинлек. Ә иң мөһиме, Сәләтнең зур масштаблы халыкара проектларында да катнаша аласың дигән сүз! Портфолиоңны республикакүләм һәм шәһәр ММЧнда урын алган материаллар белән бает!  

Мәктәп кысаларында катнашучылар журналистиканың теоретик һәм практик курсын үтәчәк: мәгълүмат җыю һәм эшкәртү, уңышлы интервью серләре, кыска вакыт аралыгында күләмле һәм сыйфатлы мәкалә язу, төрле мәгълүмати дәрәҗәдәге аудиторияләр белән эшләү, фото- һәм видеорепортажлар төшерү, монтажлау, продюсерлык осталыгы, һ.б.

2016-нчы елның ноябреннән 2017-нең сентябренә кадәр Мәктәпнең катнашучылары медиаиндустриядәге танылган шәхесләрдән һәм журналистика өлкәсендәге тәҗрибәле укытучылардан төрле остаханәләр тыңлаячак, Сәләт медиа-үзәге һәм HAVA Projects медиа-компаниясе хезмәткәрләреннән практик дәресләр алачак. Яшь журналистлар Сәләт берләшмәсе чараларының үзәгендә булачак: барлык проектлар белән танышып, аларда катнашу зур практик белем һәм җәйге проектларга әзерлек булып тора.   

Сәләтнең җәйге проектлары –  ул 20-дән артык профильле смена һәм зур халыкара проектлар, форумнар. Югары сыйныф укучыларын һәм студентларны монда гариза калдырып, Сәләт медиа-үзәгенең командасына кушылырга чакырабыз!